+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
23 август 2023, 10:33

Яшьләрне авылларга ничек җәлеп итәргә?

22-25 августта Бөрҗән районында Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены-2023» форумы уза.

Яшьләрне авылларга ничек җәлеп итәргә?Яшьләрне авылларга ничек җәлеп итәргә?
Яшьләрне авылларга ничек җәлеп итәргә?

Форумның тугыз мәйданчыгының берсе - «Авыл яшьләре». Ул агросәнәгать комплексының яшь вәкилләре, авыл яшьләре өчен оештырылды. Бу хакта «Молодежная газета» хәбәр итә.

Биредә авылларга кагылышлы төрле проблемалар каралды. Аерым алганда, катнашучыларга алар яшәгән торак пунктларның бүген нинди булуын һәм аның 5-10 елдан соң нинди булачагын күз алдына китерү турында сөйләргә тәкъдим ителде.

- Безнең авылда хәл бик үк шатлыклы түгел. Балалар бакчасы һәм мәктәп ябылган, нәтиҗәдә, балаларга күрше авылга йөрергә туры килә. Яшьләр аз, кешеләр акча эшләргә башка төбәкләргә китә. Якын киләчәктә яшьләр бөтенләй калмас дип уйлыйм, - дип сөйләде катнашучыларның берсе.

Ә умартачылык өлкәсендәге эшкаур белдерүенчә, авылда төп проблема - алкоголизм. Ул үз эшчәнлегеннән мисал китерде: аның хезмәткәре, ике атна эшләгәннән һәм хезмәт хакы алганнан соң аны шунда ук спиртлы эчемлекләргә сарыф иткән. Ләкин бу эшкуар белән Бөрҗән районы вәкиле килешмәде. Ул үзенең муниципалитетындагы яшьләрең эчмәвен ассызыклады.

Фикер алышу барышында шулай ук яшьләрнең авылга күчәргә теләмәвенең төп сәбәпләре аталды. Бу - шәһәрләрдә, социаль инфраструктурада булган уңайлыкларның авылларда булмавы. Әмма шул ук вакытта авылга экология, үз торагы һәм ярдәмче хуҗалык җәлеп итә. Кайберәүләр билгеләп үткәнчә, хәзер илдә күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла, алар сәламәтлек саклау, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кешеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас