+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
24 август 2023, 09:54

"Мондый яшьләр белән безне якты киләчәк көтә"

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев Идел буе федераль округының "Яшьләр җыены-2023" форумы кысаларында төбәкнең шәһәр һәм районнарыннан "Беренчеләр хәрәкәте" Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашты.

"Мондый яшьләр белән безне якты киләчәк көтә""Мондый яшьләр белән безне якты киләчәк көтә"
"Мондый яшьләр белән безне якты киләчәк көтә"

- Мондый чараларда Башкортстан яшьләре актив катнаша. Биредә алар үз һөнәрен сайлый, тормышта үз юлын билгели, аралаша, таныша. Әлбәттә, бүгенге форумның барлык нәтиҗәләрен санап бетереп булмый, чөнки алар бик күп.

Хәзерге буынның патриотлар булуы шатлыклы. Яшьләрнең әлеге чара белән кызыксынуы миңа, мондый яшьләр белән безне якты киләчәк көтә, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, - диде Урал Килсенбаев.

Фото: bv02.info

Автор:Денис Таваев
Читайте нас