

- Берничә ел элек без Башкортстанда зур яшьләр форумы мәйданчыгы булдыру өстендә эшли башладык. Республика яшьләрен, башка төбәкләрдә яшәүче якташларны һәм Русия төбәкләреннән килгән яшьләрне җәлеп итү ноктасын оештырырга ниятләдек. Шулай итеп "Яшьләр җыены" барлыкка килде. Форумның эше берничә юнәлеш буенча бара, алар арасында медиасфера, студентлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре өчен оештырылган медиа-трендлар платформасы, - диде Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук.
"PR-технологияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Проектларны гамәлгә ашыру инструментлары" дигән тема хакында Башкортстанның танылган журналисты Елена Арямнова сөйләде. Спикер яшьләр эшчәнлеген ничек яктырту, материалны ничек "дөрес итеп бирү", аны ничек укырлык итү кирәклеге турында уртаклашты.
"Социаль челтәрләрдә вертикаль видеолар" турында форумда катнашучыларга блогер, "Digital Курултай" агентлыгы директоры Рәис Габитов сөйләде. Сүз контентны китерү ысулларының үсеш эволюциясе турында барды. Спикер яшьләр белән популяр роликлар булдыру серен уртаклашты.