

Бөрҗән районында умарталыкны эшкуар тугыз ел дәвамын-да үрчетә. Умарталарның гомум саны бүген 300дән арткан. Моннан тыш, умартачы Бөрҗән бал корты токымы аналарын үрчетү өчен махсус парк булдырган.
Башкортстан Башлыгы бал кортлары үрчетүгә махсуслашкан паркта булды, анда бал кортларын үрчетү технологиясе белән танышты. Радий Хәбиров быел республикада чолыкчылык умартачылыгына ярдәм итү программасы эшли башлавы, аның буенча умарталыкны үстерүгә субсидия алырга мөмкин булуы турында җиткерде.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында “Беренчеләр хәрәкәте” Русия яшьләр оешмасының урындагы бүлек-чәләре активистлары белән очрашты. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча яшь буынны берләштерү һәм ил үсешенә юнәлтелгән иң яхшы иҗади идеяләрне һәм башлангычларны популярлаштыруга ярдәм итү максатында булдырылды.
Чарада, шулай ук, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вә-киле урынбасары Олег Машковцев һәм Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова катнашты.
Башкортстан Башлыгы очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм үсеп килүче буын белән эшләүдә уңышлар теләде.
Олег Машковцев хәбәр итүен-чә, ил төбәкләрендә “Беренчеләр хәрәкәте”н формалаштыру тәмамлана. Әлеге оешманың активистларына үсеп килүче буын белән җитди эш алып барырга кирәк булачак.
– Сез – безнең ышанычлы партнерларыбыз. Әмма сезнең эш нәтиҗәләре шунда ук күрен-мәячәк. Яшьләр үзләренең ил өчен кирәк булуын, аларны ишетүләрен һәм идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләре турында белергә тиеш, – диде Олег Машковцев.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены-23” IV Яшьләр форумында катнашты. Форум мәйданчыгында Русиянең төрле төбәкләрендәге уку йортларында белем алучы Башкортстан студентлары, шулай ук яшьләр сәясәте органнары вәкилләре – барлыгы 1,5 мең кеше җыелды.
Төбәк җитәкчесе чарада катнашучыларны сәламләде, яшь активистларга “Башкортстан волонтеры” дигән мактаулы билгеләр тапшырды һәм яшьләр белән рәсми булмаган шартларда аралашты.
– Чын күңелдән әйтәм – сез – иң яхшы яшьләр. Сез акыллы, чагу, максатчан, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта без сезгә таяныч буларак карыйбыз. Киләчәктә илебезне, республикабызны алга алып баручылар буларак күрәбез.
Радий Хәбиров һәм Олег Машковцев, шулай ук, самолетларның агач модельләрен җыю буенча команда квестында катнаштылар, форум делегатлары белән аралаштылар һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.