+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
29 август 2023, 13:16

"Аңлыйсыңмы?! - Яратам!!!"

Нефтекамада бер егет сөйгәненә мәхәббәтен исбат иткән.

"Аңлыйсыңмы?! - Яратам!!!"
"Аңлыйсыңмы?! - Яратам!!!"

Нефтекамада бер егет, "Колесо обозрения"гә менеп, сөйгәненә мәхәббәтен исбатлау өчен конструкцияне "кыйнаган".

"Ул аны ярата. Чын-чынлап! Ул аның өчен барысына да әзер", - дип кабатлый ул шул вакытта.

Әлеге ирнең мәхәббәт газабын паркта йөрүче бөтен кеше ишеткән. Берёзовкада яшәүче 23 яшьлек Игорь сөйгәне белән әлеге аттракционга менү турында бәхәсләшкән. Кыз ышанмаган - егет үзенең җитдилеген исбатлаган һәм кулларын авырттырганчы конструкцияне кыйнаган.

Әлеге хәлне күреп курыккан шаһитлар паркка төрле хезмәтләрне дә чакырган. Әмма "мәхәббәт җырчысы" "тимер аттан" үзе төшкән.

Фото: ufa.aif.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: