

Уфадан 37 яшьлек Светлана Шевцова "Россия Земля-2023" конкурсында җиңде һәм беренче вице-миссис статусын алды. Матурлык бәйгесе 27 августта Мәскәүдә узды. Светлана шулай ук "Иң яхшы милли костюм" номинациясендә дә сынатмады.
Модель белдерүенчә, ул "Россия Земля-2023"да җиңү өчен түгел, ә проект турында тулырак белү өчен катнашкан. Тиздән ул Башкортстанда үз матурлык конкурсын үткәрергә ниятли.
Светлана трейдинг һәм инвестицияләр өлкәсендә эшли. Шулай ук ул һөнәри дәрәҗәдә хореография, фотография, моделинг белән шөгыльләнә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Элегрәк ул башка матурлык конкурсларында да катнашкан, шул исәптән 2021 елда Сингапурдагы халыкара конкурста. Анда Уфа кызы ике титул алган - "Миссис Мира Евразия" һәм "Супермодель".
Фото: ufa1.ru