+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
10 октябрь 2023, 08:43

"Сезнең белән горурланабыз!"

Яшьләргә Шәехзадә Бабич исемендәге премияләр тапшырылды.

"Сезнең белән горурланабыз!""Сезнең белән горурланабыз!"
"Сезнең белән горурланабыз!"

Республика көне алдыннан әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясенең 2021-22 еллардагы лауреатлары бүләкләнде. Залда Башкортстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре - премия тапшыру комиссиясе әгъзалары, лауреатлар һәм аларның остазлары җыелды. Тантананы Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин ачты.

- Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә традицион премиябез яшь талантларның казанышларын дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан тануны чагылдыра. Бу яшьләрнең иҗади башлангычларына ярдәм итүнең яхшы ысулы. Бер үк вакытта әлеге премия безнең мәдәни-рухи өлкәнең гомум торышын ачык чагылдыра, яшьләрнең яңа иҗатын ачарга ярдәм итә. Республикада әдәбият, сәнгать һәм архитектура потенциалының никадәр зур булуына елдан-ел күбрәк инанабыз. Шунысы күркәм, яшьләр иҗатының күптөрлелегендә якты әсәрләр, новаторлык карарлары, авторлык проектлары туа. Аларның күбесе республиканың визит карточкасына әйләнә, - диде Максим Забелин. - Без киләчәктә дә яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтәчәкбез, нәтиҗәле яшьләр сәясәте алып барачакбыз. Бер үк вакытта яшьләрдән дә күбрәк активлык көтәбез. Бүген сезнең һөнәр һәм җәмәгать өлкәләрендә үз-үзегезне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрегез киң. Вакыт таләпләренә туры килү өчен даими рәвештә камилләшергә, көндәшлеккә сәләтле булырга омтылырга кирәк. Нәкъ менә яшь кешеләрнең Башкортстанның күпмилләтле мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре белән горурланабыз.

Шәехзадә Бабич исемендәге премия республикада 30 елга якын бирелә. Бу елларда 94 кеше премия лауреаты булды. Алар арасында - талантлы шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, режиссерлар, артистлар, архитекторлар. Аларның күбесе республикада гына түгел, аннан читтә дә билгеле.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас