+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
21 ноябрь 2023, 06:10

Кече Ватанына тугры шәхес

Туймазы районының Төмәнәк авылы шәйморатовчылар сыйныфы якташлары, меценат Мәсгуть Галләмов белән очрашты.

Кече Ватанына тугры шәхесКече Ватанына тугры шәхес
Кече Ватанына тугры шәхес

Чара Төмәнәк авылының модельле китапханәсендә узды, анда быел шәйморатовчылар сафына кабул ителгән бишенче сыйныф укучылары якташыбыз, юрист, меценат, укытучы Мәсгуть Галләмов белән җылы әңгәмә корды.

Мәсгуть абый Уфада яши, әмма кече Ватаны белән элемтәне югалтканы юк. Ул Төмәнәктә чишмәләрне төзекләндерүдә, төрле чараларны оештыруда даими ярдәм күрсәтә.

Төмәнәк мәктәбе коллективы һәм укучылары белән еш очраша һәм иң яхшы укучыларны үзенең исемле стипендиясе белән бүләкли.

Мәсгуть Әгъзам улының исеме "Туймазы энциклопедиясе"нә кертелгән.

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас