«Яшьләр сәясәте лигасы» яшьләр башлангычларын үстерү төбәк иҗтимагый оешмасының 21 активистына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов Яшьләр сәясәте лигасын 10 еллыгы белән котлады һәм, бу - Башкортстанның әйдәп баручы яшьләр оешмасы, аның бөтен республикада 3 меңнән артык әгъзасы бар, дип билгеләп үтте.
- Без сезнең көндәлек хезмәтегезне, энергиягезне күрәбез. Шунысы игътибарга лаек: бу студентлар оешмасы түгел, гәрчә 2013 елда аграр университетның студентлар клубы базасында оешкан булса да. Сезнең арада эшчеләр дә, студентлар да, мәктәп укучылары да, хезмәткәрләр дә бар. Сезнең эшләрегез киңрәк һәм тавышыгыз көчлерәк. Әгәр сезнең теләкләрегез һәм тәкъдимнәрегез бар икән, кичектермәгез, аларны монда ук яңгырата аласыз, без аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез, — дип, беренче вице-премьер яшьләрне диалогка чакырды.
Дистә ел эчендә Яшьләр сәясәте лигасы төрле юнәлештәге 1300дән артык мәйданчык оештырган, үз эшчәнлегенә 60 меңнән артык яшь кешене җәлеп иткән. Республикада лиганың урыннардагы 30 бүлекчәсе һәм вәкиллеге булдырылган, аларның активында гамәлгә ашырылган проектлар нәтиҗәләре буенча 6 меңнән артык яшьләр вәкиле бар.
Яшьләр сәясәте лигасы социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грант ярдәме мөмкинлекләрен актив куллана, эшчәнлек елларында барлыгы 25 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән.
Фото: pravitelstvorb.ru