+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
20 гыйнвар 2024, 08:35

Нефтекамада яңартылган Яшьләр йорты ачылуга әзерләнә

24 гыйнварда Нефтекамада “Яшьләр өчен төбәк” программасы кысаларында капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, Яшьләр йортын ачу тантанасы узачак.

Нефтекамада яңартылган Яшьләр йорты ачылуга әзерләнәНефтекамада яңартылган Яшьләр йорты ачылуга әзерләнә
Нефтекамада яңартылган Яшьләр йорты ачылуга әзерләнә

 

Ремонт барышында җылылык системаларын, электр чыбыкларын алмаштыру, тамаша залын һәм фасадны тулысынча яңарту башкарылган.

Ачылу көнендә кунакларга яңартылган кабинетлар, холл, яңа кәнәфиләр һәм LED-экранлы тамаша залы, яңа сатып алынган тавыш һәм яктылык җиһазлары тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, шәһәр яшьләре төрле юнәлешләргә багышланган тренд-сессиядә катнаша алачак.

- Яшьләрне җәлеп итү ноктасы креатив инициативаларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак. Яшьләр йорты ял итү һәм мәгърифәтчелек үзәге, яшьләр берләшмәләренең һәм шәһәрнең волонтерлык хәрәкәтләренең үзара эшчәнлек урыны булып хезмәт итәчәк, - дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Вито Сабиров.

Чара 12:00 сәгатьтә башлана.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас