+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
24 гыйнвар 2024, 11:05

#ДОМА студентлар форумына рәхим итегез!

Чит төбәкләрдә укучы студентлар нинди максатлар белән яши?

#ДОМА студентлар форумына рәхим итегез!#ДОМА студентлар форумына рәхим итегез!
#ДОМА студентлар форумына рәхим итегез!

1 февральдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында мөһим вакыйга – #Дома студентлар форумы узачак. Чара Русия студентлары көненә багышлана. Форум үз ишекләрен 11:00 сәгатьтә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Екатеринбург, Ырынбур, Самара һәм башка күп кенә шәһәрләрдә белем алучы югары уку йортлары студентларыбыз өчен ачачак.

Форум кысаларында республика оешмаларының һәм предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре белән төрле очрашулар каралган. Тәҗрибәле HR республиканың эре предприятиеләрендә эш эзләү һәм стажировка үтү буенча осталык дәресе үткәрәчәк. Шулай ук югары уку йортларында якташлыкларны формалаштыру буенча стратегик сессия планлаштырылган. Форумны гадәти булмаган «галстуксыз очрашулар» тәмамлаячак, анда студентлар кызыклы сәясәтчеләр, кинорежиссерлар, җырчылар һәм блогерлар белән аралаша, үз сорауларын бирә алачак.

Шулай ук, Башкортстан Республикасының популяр артистлары катнашлыгында мәдәни программа планлаштырылган. Бу өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу һәм иҗат мохитенә чуму мөмкинлеге белән тулы көннең күркәм тәмамлануы булачак.

#Дома форумы студентларга уңышлы киләчәккә юл яру, кыйммәтле элемтәләр табу һәм төрле өлкәләрнең иң яхшы вәкилләре белән очрашулардан илһам алу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: [leech=https://bashstudents.timepad.ru/event/2746433/.]https://bashstudents.timepad.ru/event/2746433/[/leech].
Аннары 29 гыйнварга кадәр оештыручылардан раслауны көтәргә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас