Эх, кайтасы иде тагын шул студент елларына! Преподавательнең сәгатьләр буе сөйләгән лекциясен яза-яза бармаклар кабарып чыга. Ә имтиханнар вакыты җиткәч, көннәр буе китапханәдә утырасың, чөнки, ашыгып язганлыктан, лекциядә язганнарны үзең дә таный алмыйсың. Яисә төркемдәге бер “изге күңелле” дустыңның дәфтәрен алып ятлыйсың. Ә укытучылар?! Кайберсе хәтта дәрескә йөрмәвеңә дә игътибар итми, шулкадәр “әйбәт” ул. Ә менә имтиханга кереп утыргач, әйтерсең, аны алмаштырып куйганнар! Әллә нәрсәләр сорап, башны әйләндерә. Көләсе дә, елыйсы да килә шул чакта. Ә кайберсенең, киресенчә, дәресе вакытында чебен очкан тавыш та ишетелә. Дәресенә килми кара син аның! “Отработка”ның нәрсә икәнен бик җентекләп аңлатачак. Ә менә имтиханга килгәч, “автомат” белән яхшы билге куеп чыгарырга мөмкин. Ә тулай торак тормышы!.. Эх, анысы сөйләп бетергесез! Кызганыч, бик тиз үтә шул студент еллары!
Менә шундый хатирәләр һәркемнең күңелендә сакланадыр. Инде күп еллар үтсә дә, бик еш шушы вакытны хәтердә яңартабыз, бергә укыган дуслар белән араларны өзмибез. Хәзер студентлар башка төрле. Аларның күбесе туган якка кайтып килер өчен бер ай алдан билет та алып куймый, усал коммендантның кичке 11дә ишек бикләп, кереп киткәнен дә күрми, ниндидер мәгълүмат эзләп, китапханәләрдә дә утырмый. Һәр заманның үз зары, үз моңы бар. Тик шунысын билгеләргә кирәк, бүген студентларга дәүләт ярдәме дә күпкә үсте. Яхшы укыган, актив студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган.
25 гыйнварда Русиядә Студентлар көне – Татьяна көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1755 елда Елизавета Мәскәүнең беренче университетына нигез салу турында Указга кул куйган, ә 1791 елда Изге Татиананың студентлар йорт чиркәве ачыла.
Шуннан алып ул югары уку йортлары һәм колледжлар студентларының, шулай ук укытучыларның яклаучысы булып санала.
Башкортстанда да Студентлар көне киң билгеләп үтелә. Һәр уку йортында аңа багышланган чаралар үткәрелә. Әлбәттә, уку йорты җитәкчелеге дә башкалардан аерылып торган студентларны билгели. Студентлар нинди дәүләт ярдәме ала соң? Бүген сүз шул хакта.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Башкортстанда 204 меңгә якын югары уку йорты һәм урта махсус уку йорты студенты бар. Бу — аерым социаль категория, ул дәүләт тарафыннан аерым игътибар, шул исәптән финанс ягыннан да ярдәм таләп итә.
“Без ел саен күбрәк балаларыбыз бушлай югары белем алсын дигән максат куеп эшлибез. Югары мәктәпне ныгытуны дәвам итәбез, һәм бүген вузларыбыз илебез башкаласының иң зур вузлары белән ярыша. Башкортстан университетлары “Приоритет-2030” федераль программасында катнашты. Фән лидерларын үстерәбез — студентларыбыз сәнәгатькә инновацион идеяләрне актив кертә. Шулай ук талантлы яшьләрне финанс яктан дәртләндерәбез. Безнең университетлар олимпиада җиңүчеләренә һәм БДИ баллары югары булганнарга югары стипендия бирүне дә күздә тота”, — дип язган иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграмм-каналында.
Бүген Башкортстанда студентлар берничә төр стипендия алала: дәүләт академик, социаль һәм уку, фән, спорт, иҗтимагый эшчәнлек, иҗат казанышлары өчен махсус стипендияләр. Аларның һәрберсенә тукталып үтик.
Дәүләт академия стипендиясе
Бу иң гадәти стипендия, аны сессияне “өчле”сез тапшырган барлык студентлар ала. Бу кагыйдә беренче курс студентларына кагылмый — алар кышкы сессиягә кадәр акча ала, ә аннан соң имтиханнар тапшыра һәм шуның нәтиҗәләренә карап, стипендия ала башлый. Бүген мондый стипендия күләме югары уку йортларында — 1967 сум һәм урта махсус уку йортларында 765 сум тәшкил итә.
Мәгариф учреждениесе җитәкчелеге стипендияне зуррак суммада да билгели ала.
Социаль стипендия
Асылда, социаль стипендия — авыр тормыш хәлендәге студентларга ярдәм итү чарасы. Аның күләме, кагыйдә буларак, укудагы уңышларга бәйле түгел һәм югары уку йортында – 2953 сум һәм урта махсус уку йортында 1148 сум тәшкил итә.
Аны алырга кемнәр хокуклы:
— ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар, шул исәптән уку вакытында әнисен яисә әтисен яки икесен дә югалтканнар;
— инвалидлар (шул исәптән хәрбиләр);
— “чернобыльчеләр”;
— дәүләт социаль ярдәме (пособиеләр) алучылар;
— кимендә өч еллык контракт буенча Русия Кораллы Көчләрендә яки Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтүчеләр.
Игътибар! Бер үк вакытта социаль һәм академик стипендия дә алырга мөмкин. Түләүләр документлар тапшырылганнан соң билгеләнә. Документлар уку елы дәвамында кабул ителә.
Русия Президенты һәм Хөкүмәте стипендиясе
Дәүләт стипендияләреннән тыш, укуда һәм фәнни эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән студентлар һәм аспирантлар Русия Президенты һәм Русия Хөкүмәте стипендиясен алуга дәгъва итә ала.
Укуда һәм фәнни тикшеренүләрдә уңышларга ирешкән студентларга һәм аспирантларга Президент стипендияләре алу өчен квоталар бүленгән, шул тәртиптә 700 һәм 300. Мондый стипендияләр күләме 2,2 мең сум һәм 4,5 мең сум тәшкил итә.
Ил икътисадын модернизацияләү һәм технологик үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча белем алучы студентлар һәм аспирантлар Президент стипендиатлары була ала. Студентлар өчен — 2700 (стипендия суммасы — 7 мең сум) һәм аспирантлар өчен 300 квота (14 мең сум) каралган.
Русия Хөкүмәте стипендиясен укуда, фән һәм тикшеренү эшендә үзләрен күрсәткәннәргә түлиләр, студентлар өчен — 5 мең сум, аспирантлар өчен 10 мең сум тәшкил итә ул. Өстенлекле булмаган юнәлешләр өчен түләүләр студентларга — 1,4 мең сум, ә аспирантларга 3,6 мең сум тәшкил итә.
Президент яки Хөкүмәт стипендиясенә лаек булган студент чит ил фәнни һәм мәгариф учреждениеләренә укырга һәм стажировкага җибәрүдә өстенлеккә ия.
Президент һәм Хөкүмәт стипендияләренә кандидатлар исемлеге ел саен уку йорты Советы тарафыннан формалаштырыла, анда хакимият вәкилләре һәм гыйльми дәрәҗәле укытучылар керә. Совет студентларның җәйге сессиясе нәтиҗәләрен һәм еллык фәнни/иҗади эшчәнлеген күздә тотып, кандидатлар исемлеген төзи. Ректор белән килешенгән исемлекне Русиянең Фән һәм югары белем министрлыгына раслауга җибәрәләр, анда кандидатлар сайлап алуның берничә этабын үтә.
Башкортстан Башлыгы стипендиясе
Башкортстан Башлыгы стипендиясенә икенче һәм аннан югарырак курста көндезге бүлектә укучы студентлар, шулай ук уку һәм фәнни эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән аспирантлар дәгъва итә ала.
Факультет, институт, колледжның стипендия комиссиясе соравы буенча стипендия юллаучы кандидатлар конкурста катнашу өчен ел саен июньдә гариза тапшыра.
2023 елда республика Башлыгының аспирантларга айлык стипендиясе — 8,05 мең сум, югары уку йортлары студентларына — 6 мең сум, урта махсус уку йортлары студентларына 4,9 мең сум тәшкил итте.
2022 елның маеннан Башкортстанда ниндидер сәләтләрен күрсәткән, укуда һәм фәнни эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен стипендия алучы студентлар саны 235кә кадәр арттырылган.
Аерым алганда, ССУЗ студентлары өчен стипендияләр саны артты, 2021 елда ул — 107 булса, 2022 елда 150гә җитте.
Өстәвенә, Башкортстанда ел саен республика Башлыгының аеруча сәләтле укучылар өчен 3 мең сум күләмендәге айлык 100 стипендиясе тапшырыла. Шулай ук 100 баллга БДИ язган һәм республикада калырга карар иткән укучылар 100 мең сум акча алала. Акчаны алар укырга кергәч, яки укыганда алачак.
Исемле стипендияләр
Отличниклар, яшь галимнәр, шулай ук уку йортының спорт, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлегендә актив катнашкан студентлар югары стипендияләргә генә дәгъва итеп калмый. Мондый студентларны күпләр хуплый: Президент та, Мәгариф министрлыгы да, төбәк хакимияте дә, югары уку йорты үзе дә, предприятиеләр дә. Һәр стипендиянең үз таләпләре бар, әмма һәркем өчен реаль казанышлар кирәк.
Уфа фән һәм технологияләр университеты беренче курс студентларына академик стипендиягә өстәмә рәвештә, беренче семестр дәвамында Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүчеләргә һәм призерларга – 80 мең сумга кадәр һәм төбәк олимпиадасында җиңүчеләргә һәм призерларга 50 мең сумнан алып түли.
Беренче курс студентларын дәртләндерү буенча шундый ук программалар республиканың башка югары уку йортларында да эшли.
Сүз уңаеннан, кеше түләүле нигездә укый икән, ул да исемле стипендияләр алу өчен төрле конкурсларда катнаша ала. Мәсәлән, укуда нәтиҗәләр югары булганда, төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда, форумнарда, слетларда, иҗади фестивальләрдә катнашкан очракта.
Нинди ташламалар каралган?
Студентлар өчен Башкортстанда кайбер ташламалар да каралган. Әйтик, һәр елны 1 сентябрьдән көндезге бүлектә укучы студентлар шәһәр яны электричкаларында 50 процентлы ташлама белән йөри ала. Ташлама бары тик Башкортстан территориясендә генә гамәлдә.
Шулай ук республикада СВОда катнашучылар гаиләләрендәге студентлар өчен социаль ярдәм чаралары каралган — бушлай кайнар туклану, уку өчен сертификат белән тәэмин итү, ССУЗ укучыларын тулай торак өчен түләүдән азат итү. Югары уку йортлары студентларын коммерция формасыннан бюджетта укуга күчерү, югары уку йортлары тулай торакларында бушлай яшәү, көндезге бүлектә укучыларга матди ярдәм күрсәтү.
Пенсионер ата-аналарга, әгәр аларның баласы студент булса һәм эшләмәсә, фиксацияләнгән түләүләр күләме арттырылган. Түләүләр картлык буенча страховка пенсиясенә һәм инвалидлык буенча страховка пенсиясенә өстәлә. Студентлар 23 яшькә кадәр эшкә яраксыз, дип санала. Югары күләмдәге түләүләр эшкә сәләтсез өч гаилә әгъзасына гына билгеләнә.Өстәмә түләү (әгәр ата-ана эшләмәсә): бер балага — 2522,44 сум, ике балага — 5044,89 сум, өч балага — 7567,33 сум.
Күренүенчә, тырыш, актив студентларны үстерүгә җитәкчелек җитди игътибар бирә. Укуда сынатмаганнар, гадәттә, тормышта да үз юлын таба, бик яхшы белгеч буларак үсешә. Ә бүген яшьләргә теләк бер: студент елларын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрегез. Онытмагыз, бүген сез үзегезнең киләчәккә нигез саласыз.
Гөлия Гәрәева.