- Башкортстанда яшьләр өчен күп нәрсә эшләнә. Республика җитәкчелеге аларның туган якларында калуы белән кызыксына. Форумны әзерләгәндә, без аны мөмкин кадәр кызыклырак һәм уңайлырак итәргә тырыштык, моны башка шәһәрләргә киткәндә яшьләр бу көнне искә төшерсен өчен эшләдек. Алар кызыклы кешеләр белән очрашты, яңа нәрсәләр белде, элемтәләр урнаштырды, аралашты,-дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин. - Бүген форум кысаларында без студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрдек, республикадагы иң эре предприятиеләрнең нинди белгечләргә мохтаҗ булуын ачык күрсәтү өчен вәкилләрен чакырдык.
Форумның төп максаты - яшьләргә туган республикада эшләргә, карьера төзергә һәм үсеш алырга мөмкинлекләрне күрсәтү.