+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
9 февраль 2024, 13:14

Укучыларыбыз Белорусиядә стажировка үтәчәк

Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин Беларуська эш сәфәре кысаларында бу республиканың мәгариф министры урынбасары Александр Кадлубай белән очрашты.

Укучыларыбыз Белорусиядә стажировка үтәчәкУкучыларыбыз Белорусиядә стажировка үтәчәк
Укучыларыбыз Белорусиядә стажировка үтәчәк

- Безне Беларусь Республикасындагы хезмәттәшләр белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли һәм бүген без бик продуктив очрашу уздырдык. Беларусь һәм Башкортстан балалары өчен “Хәтер юлы - Җиңү юлы” тарихи-мәгърифәтчелек маршрутларын оештыру, Беларусь һәм Башкортстан территориясендә һөнәри белем бирү оешмалары педагогларының стажировкаларын оештыру мәсьәләләре, тәҗрибә алмашу, Беларусь һәм Башкортстан территориясендә оештырылган һөнәри осталык конкурсларында, югары уку йортлары базасында бердәм аспирантлар һәм яшь галимнәр стажировкаларын оештыру мәсьәләләре буенча, шулай ук Беларусь студентларының “Вызов” Халыкара геология чемпионатында катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштык, - дип сөйләде Илдар Мәүлетбирдин.

Министрлыклар арасында хезмәттәшлекне оештыру максатларында эшнең һәм проектларны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре билгеләнде: алар - һөнәри белем бирү системасын үстерү, патриотик тәрбия, балаларның җәйге ялы.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның август ахырында Уфа технология һәм дизайн дәүләт көллияте директоры Леонид Васильев, җиңел сәнәгать өчен кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, Беларусь Республикасының ике мәгариф учреждениесендә - «Минск Җиңел сәнәгать технологияләре һәм дизайны колледжы» һәм «Барановичи дәүләт технология һәм дизайн колледжы»нда булды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас