1-7 мартта Сочида Сириус федераль территориясендә халыкара дәрәҗәдәге иң масштаблы яшьләр вакыйгасы - Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак.
Фестивальдә 20 мең яшь лидер - 10 мең Русия гражданы, шулай ук барлык континентлардан 10 мең чит ил кешесе катнашачак. Фестиваль активистларны һәм бизнес, медиа, мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйрия, спорт, башка өлкәләрне берләштерәчәк.
“Фестивальдә безнең республикадан 180 кеше һәм конкурста сайлап алуның барлык этапларын узган 65 волонтер катнашачак. Фестиваль бөтен дөнья яшьләрен таныштыру, тәҗрибә алмашу һәм яңа белемнәр алу өчен уникаль мәйданчык булачак. Чара чит ил кешеләрен илебездә яшәүче халыклар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштырырга ярдәм итәчәк", - ди Яшьләр сәясәте буенча Башкортстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров.
Фестиваль - Русия Президенты Указы буенча уздырыла торган иң зур халыкара яшьләр вакыйгасы.