Катнашучыларны Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Вито Сабиров, БДМУ ректоры вазыйфасын башкаручы Дамир Вәлишин, БДМУның тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Артур Мостафин, Омск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры Иван Колесник, Үзбәкстан яшьләре ассоциациясе рәисе Отабәк Шәүкәтов һәм Үзбәкстан волонтерлары ассоциациясе рәисе Ширин Абидова сәламләделәр.
- Бөтендөнья яшьләр фестивалендә безнең республиканы сайлап алуның барлык этапларын узган 180 катнашучы һәм 65 волонтер тәкъдим итәчәк. Фестивальне үткәрү мәйданнарында без берлектәге очрашулар, дуслык тантаналары, иҗади кичәләр үткәрәчәкбез. Барысын да Башкортстанның төбәк стендында күрергә шат булачакбыз, - диде Вито Сабиров.
Очрашуда кунаклар өчен Башкортстанны тәкъдир итү булды, фестивальнең идеяләре, эчтәлеге һәм программасы буенча тезислар яңгырады. Анда, шулай ук, Башкортстан мәдәни шефлык программасы буенча җаваплы ил һәм төбәк делегацияләре белән беренче онлайн-очрашу узды.
Фото: pravitelstvorb.ru