- Фестивальдә Башкортстанны конкурс сайлап алуның барлык этапларын узган 180 яшь кеше тәкъдим итәчәк. Ә узган атнада фестивальдә катнашу өчен Сочи шәһәренә 60тан артык кеше кергән волонтерлар делегациясе китте, — ди Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров.
Фестиваль Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында үткәрелә торган иң зур Халыкара яшьләр вакыйгасы булып тора.
Фестивальдә 20 мең яшь лидер: 10 мең Русия гражданы, шулай ук барлык континентлардан 10 мең чит ил кешесе катнашачак.
- Фестивальдә без зур делегация белән башка илләр һәм төбәкләр яшьләренә республикабыз турында сөйләячәкбез, яңа танышулар булдырачакбыз
һәм, әлбәттә, бөтен дөньядан спикерлардан яңа белемнәр алачакбыз, — ди Башкортстан делегациясе җитәкчесе Илнур Юлдыбаев.