+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 февраль , 15:05

Тән дә, рух та сәламәт булсын!

Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында мәдәни-спорт чарасы үтте.

Тән дә, рух та сәламәт булсын!
Тән дә, рух та сәламәт булсын!

Күптән түгел биредә мәртәбәле кунаклар – Башкортстанның халык артис­ты, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, дөньяның виртуоз кубызчысы, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Миңлегафур Зәйнетдинов, якташларыбыз – әлеге чараның башлап йөрүчесе, кече Ватанының патриоты Азат Абдуллин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Уңайлы спорт” төбәк партия проекты координаторы, якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Гыйндуллин, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, райондашлар, авылдашлар катнашлыгында күләмле чара – спорт бәйрәме гөрләп узды.

Авыл клубында узган чарада катнашучылар өчен өч мәйдан­чыкта профилактик әңгәмәләр һәм тренинг-дәресләр оештырылды. Үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сөндеков спиртлы эчемлекләрнең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде һәм сорауларга җавап бирде. Гаилә хезмәте психологы Гөлназ Сәли­мова үткәргән “Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәт һәм ныклы гаилә” дип исемләнгән тренинг-дәрестә актив рәвештә балалар катнашты. Дәрес ахырында кызлар, егетләр сәламәт яшәү рәвеше, начар гадәтләрдән баш тарту, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту – бәхетле тормыш нигезләре, дигән уртак фикерне белдерде. Авыл клубының тамаша залында узган “Алкогольнең организмга тәэсире. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту” секциясен Советлар Союзы Герое Г. Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе директоры Гөлнара Хәсәнова ачты һәм әлеге чараның максаты, тәртибе белән таныштырды. Биредә җы­елган авыл халкы һәм кунаклар алдында чыгыш ясаучы “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев Ислам ди­нендә хәмер эчү тыелу турында фәһемле әңгәмә корды, спиртлы эчемлекләр куллану – Ислам динендәге иң зур гөнаһларның берсе булуын һәм бу катгый рәвештә тыелуын билгеләп үтте.

Арытаба район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев райондашларны һәм Иске Ихсан авылы халкын кунаклар белән таныштырганнан соң, конкурс чикләрендә башкарылган бихисап күркәм эшләргә тукталды, һәрчак актив булып калырга, физкультура, спорт белән шөгыльләнергә чакырды.

– Безнең район халкы спорт белән дус яши һәм барлык чараларда да актив катнаша. Район үзәгендә дә, авылларыбызда да боз мәйданчыклары эшли. Алар бездә 20дән артып китте. Әгәр дә без, өлкән буын вәкилләре, спорт белән шөгыльләнәбез икән, балаларыбыз да моны күреп үсә һәм актив тормышка җәлеп ителә. Мин шушы конкурста быел да актив катнашып, мотлак җиңәрбез дип ышанам, – диде район хакимияте башлыгы, спорт чарасына җыелу­чыларны сәламләп.

Фәрит Гыйндуллин да сәламәт яшәү рәвеше спорттан башка була алмавын һәм авыл белән шушы проектта катнашуның бик тә дәрәҗәле, күркәм эш булуын ассызыклады.

“Аек авыл” республика конкур­сының үз туган ягы Мәчетле һәм Чакмагыш районнары буенча кураторы Миңлегафур Зәйнетдинов райондашларыбызны ихлас сәлам­ләп, кубыз чиртеп дәртлән­дерде.

– Бу конкурс чакмагышлыларга хас дәрт һәм чәмлелек белән, һәрвакыт югары дәрәҗәдә үтә. Иманым камил, салган бөтен тырышлык бушка китмәс, җиңеп чыгарбыз, дип ышанам, – диде Миңлегафур Миңлеәхмәт улы, искеихсан­лыларның бәйгедә җиңеп чыгуларына зур ышаныч белдереп.

Чараның икенче өлешендә спорт ярышларына старт бирелде. Бәйрәмдә катнашкан олысы да, кечесе дә зур теләк белән саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда узышты, скандинавча йөрешкә чыкты. Хәрәкәтләнүдән бит очлары алсуланган балалар да, өлкәннәр дә сәламәтлек өчен файдалы чарадан күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.

Спорт сөючеләргә саф һавада кайнар чәй, тамак ялгап алу өчен тәмле камыр ризыклары тәкъдим ителде һәм дәртле музыка яңгырап торды. Авыл халкы чын мәгънә­сендә спорт бәйрәменә әверелгән ял көнне файдалы итеп үткәрде.

Бәйрәмдә Гүзәл Хәйруллина башкарган “Ихсаным” җыры, район Мәдәният йортының сәхнә осталары чыгышлары да һәммәсенең күңеленә хуш килде һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.

Күркәм чараның бүләкләү тантанасында якташыбыз Азат Абдуллин шушы чарада катнашучыларга, аны хуплаучыларга рәхмәт әйтеп, мәктәп укучыларына тимер­аяклар һәм скандинавча йөреш өчен таяклар бүләк итте.

– Мин шушы авылда туып- үстем, белем алдым. Әти-әнием монда җирләнгән. Соңгы елларда бигрәк тә туган нигез, авыл үзенә тарта. Авылны яшәтәсе, күркәм­ләндерәсе, матур чараларны ешрак үткәрәсе килә. Авылга яшәргә якташлар күбрәк кайтуын теләр идем. Киләчәктә авыл тагын да зураер, күркәмләнер, дип ышанам. Безнең бәләкәй генә Иске Ихсан авылы өчен бүгенге чара зур бәйрәм булды һәм ул һәркемнең күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйм. Быел авылыбызга 305 ел була. Конкурста җиңеп, грант алуга ирешсәк, авылны тагын да матурлар идек. Һәрчак шулай бердәм, тату булып яшик. Без бергә булганда гына көчлебез! – дигән теләкләрен җиткерде Азат Рәшит улы.

“Хәләл җефетем белән 47 ел бергә тату гомер итәбез. Авылда узган барлык чараларда актив катнашабыз. “Аек авыл” конкурсын да авылдашларыбыз бердәм булып күтәреп алды”, – диде Иске Ихсан авылында гомер итүче Тимергали абый Туктаров. Тормыш иптәше Әнисә апа да, аңа кушылып: “Ирем белән дүрт бала үстердек. Авылыбыз матур, бердәм. Ул һәрчак гөрләп торсын, матур чаралар оештыручыларның һәммәсенә дә зур рәхмәт”, – диде.
Бәйрәм ахырында җиңүче­ләр һәм актив катнашучылар Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Рухи һәм физик яктан файдалы, онытылмаслык тәэссоратлар бүләк иткән бу чара искеихсанлылар өчен чын спорт бәйрәменә әверелде. Чарага килгән һәр кеше канәгатьлек хисләре кичереп, күңел ачып, яхшы кәеф алып кайтып китте.

Илсөяр Гайсина.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: