+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
28 февраль , 14:54

Кеше хәвефсезлеге ришвәт алган укытучыларга да бәйле

Бер уку йорты преподавателе 16 тапкыр ришвәт алуда гаепләнә.

Кеше хәвефсезлеге ришвәт алган укытучыларга да бәйле
Кеше хәвефсезлеге ришвәт алган укытучыларга да бәйле

Транспорт университеты Уфа филиалының элеккеге укытучысы ришвәт алган өчен тикшерү астына эләккән.

Русия Тикшерү комитеты транспортында үзәк төбәкара тикшерү идарәсе тарафыннан аңа карата 16 җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 2020 һәм 2021 елларда шикләнелүче диплом эшләренә уңай бәяләмәләр өчен университет студентларыннан 15-20 мең сум алган һәм алга таба диплом проектларын яклаганда дәүләт йомгаклау аттестациясенә уңай бәя алуда ярдәм иткән.

"Шикләнелүченең бу гамәлләре нәтиҗәле теоретик белем алмауга, ә бу, үз чиратында, диплом алучыларның тимер юл транспорты эшенә кереп, анда хәвефсезлек дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясарга мөмкин", - дип саный тикшерүчеләр.

Хәзер җинаятьләрнең барлык сәбәпләре билгеләнә. Тикшерү барышында шулай ук ришвәт биргән элекке студентларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: