Бүген Бөтендөнья яшьләр фестивале кысаларында Башкортстан стендын ачу тантанасы булды. Анда беренче кунаклар булып Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов катнаштылар.
- Фестивальдә төбәк бик югары дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. "Берлога" платформасы егетләре белән аларның проекты Башкортстанда һәм Русия субъектларында гына түгел, ә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучы илләрдә дә тәкъдим ителәчәк, дип килештек, - диде Дмитрий Чернышенко.
Башкортстаннан Бөтендөнья яшьләр фестивалендә 180 яшь кеше катнаша. Фестиваль 7 мартка кадәр "Сириус" федераль территориясендә уза.
«Русия» халыкара күргәзмә-форумы ил Президенты карары белән 8 июльгә кадәр озайтылды. Башкортстан стенды 75нче павильонда урнашкан.