+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
4 март , 16:13

Башкортстан - яшьләр төбәге!

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә безнең республикага аерым игътибар бирелде.

Башкортстан - яшьләр төбәге!
Башкортстан - яшьләр төбәге!

Вузара кампусның "Точка кипения - Уфа" башлангычында Сириуста үтүче (Сочи) Бөтендөнья яшьләр фестивале мәйданчыкларының берсе булган телекүпер булды.

Туры эфирда кампус директоры Сергей Гладких фестивальдә катнашучыларга төп юнәлешләр, архитектура чишелеше һәм кампус үзенчәлекләре турында сөйләде, аның лабораторияләрен, үзәкләрен һәм фәнни-мәгариф белгечлекләрен, студентлар технологик эшкуарлыгын үстерү мөмкинлекләрен тәкъдир итте.

- Югары уку йортлары кампусы - Башкортстанның фәнни һәм мәгариф ресурсларының үзәк ноктасы, студентларны һәм яшь галимнәрне җәлеп итү урыны, алдынгы техник чишелешләр һәм бизнес-идеяләр үзәге. Шул ук вакытта кампус - яшьләр тормышы, аралашу, ял итү, спорт, мәдәният, бизнес урыны да ул. Биредә күп кенә коворкинглар, үсеш өчен кызыклы иҗади киңлекләр бар, - дип билгеләде Сергей Гладких.

Очрашу ахырында Сергей Гладких фестивальдә катнашучыларны Башкортстанның югары уку йортларына укырга, эшләү һәм хезмәттәшлек өчен чакырды.

Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Башкортстанны яшьләр өчен зур мөмкинлекләре булган якты төбәк буларак билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: