+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 март , 14:05

"Үз гомеремдә мондый бәйрәмне күргәнем юк иде әле..."

6 мартта "Сириус" федераль территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестивален ябу тантанасы узды.

"Үз гомеремдә мондый бәйрәмне күргәнем юк иде әле..."
"Үз гомеремдә мондый бәйрәмне күргәнем юк иде әле..."

Фестивальнең ябылу тантанасында катнашучыларның көчле алкышлары астында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

- Дуслар! Без сезгә Русиягә килергә тәкъдим иткәч, үз алдыбызга шактый гади бурычлар куйдык. Без сезгә бер-берегез белән аралашырга, яңа дуслар табарга, бәлки, киләчәк проектларыгыз өчен партнерлар табарга мөмкинлек бирүче иҗат, дуслык шартлары булдырырга теләдек. Ләкин сез без көткәннән күбрәк эшләдегез. Нәкъ менә сез монда, Русиянең көньягында, чын-чыннан "Дөнья яшьләре шәһәре"н булдырдыгыз! - диде Президент.

Узган атнада фестивальдә катнашучылар бәйрәмнән көч-куәт алды, күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүмат белде, яшьтәшләре белән танышты.

- Мин иң соклангыч хисләр кичерәм! Фестиваль уникаль һәм күпкырлы! Ачылышы һәм ябылышы — сәнгатьнең аерым бер төре дәрәҗәсендә! Үз гомеремдә мондый бәйрәмне күргәнем юк иде әле! - диде Башкортстан делегациясе әгъзасы Веана Гайсина.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/23247/

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: