+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
13 март , 14:52

"Действуй!" яңа мөмкинлекләр ача!

13-15 мартта Уфаның вузара студентлар кампусында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк этабы - "Эшлә!" фестивале уза.

"Действуй!" яңа мөмкинлекләр ача!
"Действуй!" яңа мөмкинлекләр ача!

- Төбәк этабы күпмилләтле республикабыз мәдәнияте диалогын үстерү өчен яхшы этәргеч. Чара яшьләрнең җәмгыятьне үстерү башлангычларын күтәрүдә потенциалын ача, - диде бу җәһәттән Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров.

«Эшлә!» фестивалендә ВФМ-2024 катнашучылары һәм волонтерлары, 14-15 яшьлек Башкортстан яшьләре, яшьләр оешмалары вәкилләре, студентлар, шул исәптән чит ил кешеләре, яшьләр белән эшләү буенча белгечләр катнаша.

Программа кысаларында төрле юнәлешләрне колачлаган масстер-класслар, лекцияләр, очрашулар уза. Мәсәлән, бүген "Иҗади клуб", "Изгелек клубы", "Грантлар һәм бизнес клубы", "Медиа клуб", " Фәнни клуб", "Эшче яшьләр" һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган чаралар үтә.

- 1-7 мартта Сочида "Сириус" яшьләр фестивалендә катнаштык. Анда төрле чараларда үзебезне күрсәттек, чит ил кунаклары белән аралаштык. Башкортстан һәм Омск мәдәни чараларга да җаваплы иде. Чара кысаларында төбәкләр арасында арытаба хезмәттәшлек итү турындагы төрле килешүләргә кул куелды.
Хәзер инде 18 мартка кадәр әлеге чараның төбәк этаплары илнең 89 төбәгендә уза. Кайдадыр чит ил делегациясенә экскурсияләр оештырыла, мәдәни-күңел ачу программасы уза, белем бирүгә нигезләнгән чаралар үтә. Атап әйткәндә, без - "Сириуста" туплаган тәҗрибәне хәзер үзебезнең төбәк яшьләре белән уртаклашабыз.
Бүген әлеге чараның беренче көне. Биредә студентлар клубы һәм эшче яшьләр катнаша. Бу чараны оештыру өчен федераль үзәктән дә кунаклар килде. Иртәгә республиканың яшьләр оешмаларын бирегә чакырачакбыз, 15 мартта медиа һәм лидерлык буенча ачык мәйданчык узачак. Монда теләгән һәр яшь кеше катнаша алачак. Гомумән, студентлар мондый чараларга зур кызыксыну белдерә, бүген алар көнне зур файда белән уздырыр, дип уйлыйбыз, - диде оештыручыларның берсе Дарья Разумейкина.

Чара барышында студентлар төрле мәйданчыкларда үзләрен кызыксындарган сорауларын бирде, бер-берсе белән аралашты.

- Мин - Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының 1нче курс студенты. Әлеге чарага үземнең максатларны тормышка ашыруда ил һәм республика нинди мөмкинлекләр биргәнен белергә килдем. Шуңа да мин "Проект һәм бизнес" юнәлешенә теркәлдем. Биредә кирәкле белгечләр белән арашалашу гына түгел, үзем кебек актив яшьләр белән танышу да кызыксындыра. Аларның кайберләре төрле грантлар откан, берникадәр үз башлангычларына нигез дә салган. Шуңа да әлеге чараның миңа киләчәктә ярдәм итәчәгенә ышанам, - ди Илнара Фәхретдинова.

Фестиваль, чыннан да, аерым бер максат белән янган яшьләрне бер төркемгә берләштерде. Биредә алар тәҗрибә белән уртаклашты һәм төрле өлкәдә уңыш яулаган остазлар белән аралашты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: