Чара мәйданчыгында Бөтендөнья яшьләр фестивале катнашучылары һәм волонтерлары Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин һәм Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов белән очрашты. Анда катнашучылар төбәк яшьләрен төрле юнәлешләрдә үстерү өчен идеяләр тәкъдим итте һәм Бөтендөнья фестивалендә алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.
- Беренче көнне без Башкортстан югары уку йортларының әйдәп баручы студентлар клубларын берләштердек, ә бүген яшьләр оешмалары һәм волонтерлык хәрәкәтләре активистларын җыйдык, - диде бу җәһәттән Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.
Икенче көн программасы кысаларында осталык дәресләре һәм лекцияләр узды.
Фото: башинформ.рф