-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
2 апрель , 09:27

Яшьләр грант ота алачак!

Гаризалар бүгеннән кабул ителә.

Яшьләр грант ота алачак!
Яшьләр грант ота алачак!

Бүген Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) бәйгегә теркәлүне башлап җибәрде. Гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Русия гражданнары катнаша ала.

- Грант конкурслары - яшьләр башлангычларына ярдәм итүнең төп формаларының берсе. Соңгы өч елда Башкортстан яшьләре үз проектларын гамәлгә ашыруга 150 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән. Рәсмиләштерүдә, гариза бирүдә яисә үз идеясен эшләп бетерүдә ярдәм итүчеләр өчен дәүләт агентлыгында Яшьләр проект-офисы эшли. Консультациягә офисның социаль челтәрләре аша язылырга мөмкин, - дип билгеләп үтә Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.

Катнашучылар «Русия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы: grants.myrosmol.ru аша ярдәмнең 18 юнәлешенең берсе буенча заявкалар бирә ала. Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар грант ярдәмен 1 миллион сумга кадәр алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: