+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
5 апрель , 15:30

"Бездә яшьләргә аерым игътибар бирелә"

Кичә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Дәүләт җыелышы-Корылтайда 2023 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады. Бу җәһәттән Башкортстандагы "Җиңү волонтерлары" төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Ишкарин үз фикерләрен белдерде.

"Бездә яшьләргә аерым игътибар бирелә"
"Бездә яшьләргә аерым игътибар бирелә"

- Соңгы биш елда республиканың үсүе аеруча күзгә ташлана. Әлбәттә, туган ягымның шулай үзгәрүе күңелдә горурлык һәм соклану тудыра. Радий Хәбиров килгәннән соң яшьләргә игътибар аеруча артты. Ул һәрвакыт республикага яшь, энергияле, актив кешеләр кирәклеген әйтә. Чөнки яшьләр - республика киләчәге, ул моны аңлап эш итә. Яшьләргә тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, аларның идеяләрен дә һәрвакыт яклый. Бу да аның киләчәк өчен борчылуын ассызыклый.

Бүген бездә студентлык, фән үсеше, мәгариф зур адымнар белән алга атлый. Республика Башлыгы башлангычы белән төзелгән Дөнья дәрәҗәсендәге вузара кампусны гына исәпкә алсак та, республиканың киләчәге ышанычлы булуын күрәбез. Шул ук вакытта медицина, социаль сәясәткә дә игътибар бермә-бер артты. Боларны без көн саен үз күзләребез белән күрәбез. Әмма минем өчен иң мөһиме - волонтерлык хәрәкәте зур тизлек белән үсешә.

Яшьләрдә туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү, патриотизм рухын үстерү, янәшәдәге кешеләргә мәрхәмәтле булу - Радий Хәбиров җәелдергән эшчәнлектә аерылып тора. Әлеге эш белән шөгыльләнүчеләргә дә ул һәрвакыт соклану белдерә, нинди генә хәл булса да безгә ярдәм кулы суза.

Әлеге чыгыш, чыннан да, республиканың үсештә дөрес юнәлеш алганын тагын бер тапкыр исбатлады. Димәк, алдагы көннәребез тагын да яхшырак булачак, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: