+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
18 апрель , 11:23

"Икеле капчык"лары рәхәт яши ул!"

Мин университетны "кызыл диплом"га тәмамладым, сеңлем - керфек "үстерүче" булып, 60 меңнән күбрәк эш хакы ала...

"Икеле капчык"лары рәхәт яши ул!"
"Икеле капчык"лары рәхәт яши ул!"

"Мин мәктәпне тик "биш"ле билгеләренә генә тәмамладым, институттан кызыл диплом алып чыктым. Бер югары уку йортының кафедрасында укытам. Эш хакым 30 мең сумга да тулмый.

Сеңлем тугызынчы сыйныфны чак тәмамлады. Әти белән әни аны: “Җыештыручы, җир себерүче генә булып эшли алырсың син!" - дип тирги иде. Никадәр генә бергәләп үгетләсәк тә, укыта алмадык. Сеңлем тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, берничә атналык курсларда керфек "үстерергә", каш, тырнак эшләргә өйрәнеп алды да, аена ... 60 мең сумнан күбрәк акча эшли! Әгәр инде көндезге 12гә кадәр йокламаса, ял, бәйрәм көннәрендә дә эшләсә, акчасы тагын күбрәк... Дөреслек кайда?! "Икеле"гә укыган балалар тормышта "бишле"гә генә укыганнарга караганда уңышлырак була, дигәннәре дөрес булып чыга, димәк?"

Бу хатны укыгач тормышта әллә ничә шундый кеше искә төште. "Без мәктәпне тәмамлауның 20 еллыгын "икеле капчыгы" Азатның яхтасында билгеләдек" дигән мәзәк тә юктан килеп чыкмагандыр инде...

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: