Былтыр УНиТ технологияләре трансферы үзәге аша интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен теркәүгә 350дән артык гариза бирелгән.
- Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәгенең төп бурычы консультация бирү мәсьәләләреннән генә гыйбарәт түгел. Бу Башкортстанның да, тулаем илнең дә икътисади үсеше максатларында бизнеска һәм аерым затларга интеллектуаль милекне файдалануда ярдәм күрсәтү дә, - дип билгеләде Технологияләр трансферы үзәге директоры Руслан Хәйретдинов.
Үзәк эшчәнлеге «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проектының бурычларына туры килә һәм төбәк инновация системасын үстерү процессына ярдәм итүне, аерым алганда, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен булдыруны һәм алардан нәтиҗәле файдалануны стимуллаштыруга, шулай ук җәмгыятьтә инновацион эшчәнлекне популярлаштыруга юнәлтелгән.