+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
24 апрель , 09:36

Киләчәгебез алар кулында!

24 апрель – Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.

Киләчәгебез алар кулында!
Киләчәгебез алар кулында!
Халыкара яшьләр бердәмлеге көне ел саен 24 апрельдә билгеләп үтелә. Әлеге көнне Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе яшьләр мәнфәгатьләрен яклау максатында оештырган. Бу көнне җәмәгатьчелек һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары яшьләр, шул исәптән мәгариф проблемаларына аерым игътибар юнәлтә.

Русия яшьләре халыкара яшьләр көнен — 12 августта, Бөтендөнья яшьләр көнен — 10 ноябрьдә, ә Русия яшьләре көнен 27 июньдә билгели. Әлеге көн дә яшьләребезнең җәмгыятьтәге мөһим урынын ассызыклый.
Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көнен үткәрү идеясен Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе бирә. Бу дата 1955 елда Бандунг конференциясе хөрмәтенә сайлана. Бәйрәм колониализмга каршы һәм тыныч яшәү өчен көрәштә Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көне буларак оештырыла.
Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көненең төп максатларының берсе — яшь буын вәкилләренә үз фикерен белдерү, идеяләре белән уртаклашу, шулай ук киләчәк үсеш проблемаларын хәл итүдә катнашу өчен шартлар тудыру. Ул яшьләр оешмалары, хөкүмәт органнары, балаларының һәм оныкларының киләчәге өчен җан атучы башка кешеләр белән хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итә.
Бу көнне интернациональ дуслыкны, партнерлыкны ныгытуда, хокукларны һәм ирекләрне яклауда югары уңышларга ирешкән шәхесләрне хөрмәтлиләр. Яшьләр съезды, семинарлар, мәгърифәтчелек лекцияләре, конференцияләр үткәрелә. Җәмгыятьнең көнүзәк проблемалары, халыкара хезмәттәшлек турында докладлар белән чыгышлар яңгырый. Флешмоблар, иҗади эшләр күргәзмәләре уза. Иҗтимагый оешма вәкилләре акцияләр әзерли.
Быел исә бу көндә яшьләр арасында татулыкны ныгытуга тагын да зуррак игътибар биреләчәк. Шулай ук патриотизмны, волонтерлык хәрәкәтен үстерү максатларын да алга куя ул.
Башкортстан — Русиядә яшьләр төбәге буларак санала. 2023 ел башына яшьләр саны 1084,4 мең кеше тәшкил иткән, бу — республика халкының гомум санының 26,6 проценты. 20 яшькә кадәрге яшьләр өлеше — 25,8 процент, 20-24 яшьлекләр — 18,8, 25-29 яшьлекләр — 19,3, 30-35 яшьлекләр 36,1 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта республикада егетләр (550 мең кеше) кызларга караганда 2,9 процентка күбрәк (534,4 мең кеше).
Узган уку елында республика университетларында 99 мең студент белем алган. Колледжларда һәм училищеларда — 110,6 мең кеше. 85 мең яшь кеше — урта звено белгечләре әзерләү программалары буенча, 25,6 мең кеше квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү программалары буенча укыган. Еш кына студентлар икътисади һәм юридик профильле, мәгълүмати технологияләр, электр һәм җылылык энергетикасы, тау һәм нефть-газ эше, машиналар эшләү белгечлекләрен сайлый.
Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге яшьләр креатив фикерләү, актив, сәламәт тормыш алып бару һәм үзара дустанә мөнәсәбәттә булуга йөз тота. Бу исә, үз чиратында, киләчәгебезнең, чыннан да, лаеклы кулларда булачагына ышанычны ныгыта.

Гөлия ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: