- Безнең максат - яшьләрнең барлык мөмкин булган юнәлешләр буенча үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдыру. Катнашучылар белән өч көн “Росмолодежь” экспертлары эшләячәк. Грантлар, федераль һәм округ форумнары спикерлары булачак. Фестиваль нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы яңа белем һәм күнекмәләр алачак, алар яшьләргә мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам, - ди Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.
Фестиваль берьюлы берничә мәйданчыкны берләштерәчәк: «Смарт-Тау» проект форумы (18 яшьтән 35 яшькә кадәр), «Үсеш территориясе» форумы (14 яшьтән 17 яшькә кадәр), «РобоБУМ» робототехника олимпиадасы, «Эштән күбрәк» белем бирү программасы, «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларында катнашучылар слеты һәм Башкортстан Республикасы студентлар активы слеты.
«Смарт-Тау» һәм «Үсеш территориясе» форумнарында катнашучылар Бөтенрусия форум кампаниясенә һәм Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсына әзерләнәчәк, шулай ук “Росмолодежь” экспертлары алдында грант конкурсында үз проектларын тәкъдим итәчәк, 20, 30 һәм 50 мең сумлык грантлар ала алачак.