+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
4 июнь , 09:19

БДИны пенсия яшендә дә тапшырып була!

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң җаваплы вакыт җитте.

БДИны пенсия яшендә дә тапшырып була!
БДИны пенсия яшендә дә тапшырып була!
“Соңгы кыңгырау” чыңлады, чыгарылыш сыйныф укучылары инде дәүләт имтиханнарын тапшыра. Шушы имтиханнар баланың киләчәк язмышын билгели, дияргә дә мөмкин, чөнки аларның нәтиҗәсеннән чыгып, гомерлек һөнәр сайлана.
Быел республикада 15 меңнән артык укучы мәктәпне тәмамлый. 23 майда дәүләт имтиханнарына старт бирелде. Быел мәктәпне тәмамлаучылар имтихан тапшыру өчен күбрәк химия, география һәм әдәбият фәннәрен сайлаган.

Нинди яңалыклар бар?

Имтиханга керү өчен, чыгарылыш сыйныф укучылары детектор аша үтәргә тиеш. Аларны кабинетларда күзәтүчеләр көтә. Өстәлдә калькулятор, карандаш, су, шоколадтан башка бер әйбер булу рөхсәт ителми. Имтихан эшләрен башкару өчен өч сәгать ярым вакыт бирелә. Тест­лар тәмамлангач, бланклар сканга җибәрелә.
Быел Башкортстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен 165 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Агымдагы елда Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча чыгарылыш сыйныф укучылары предметларның берсен яңадан тапшыра алачак. Бу мөмкинлектән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе тәмамланганга кадәр файдаланырга мөмкин. Әмма монда бер мөһим үзенчәлек бар: имтиханны яңадан тапшырырга уйлыйсың икән, мотлак югарырак нәтиҗәгә ирешергә тиешсең, чөнки беренче тапкыр тапшыргандагы нәтиҗә гамәлдән чыгарыла.

Башкортстан югары уку йортларында ничә бюджет урыны каралган?

Соңгы биш елда республика югары уку йортларында бюджет урыннары саны 12 меңнән 15 меңгә кадәр арткан. Дәүләт исәбенә уку урыннары, нигездә, ихтыяҗ зур булган техник белгечлекләр буенча арта.
Иң күп “вакансияләр” Уфа фән һәм технологияләр университетында. Анда быел 5600 бюджет урыны бар. Бу аңлашыла да — бу югары уку йорты илдә иң зурларның берсе. Икенче урында — Уфа нефть университеты, анда 3700 бюджет урыны каралган. Өченче урында — 1700 кешене кабул итәчәк М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты. Аграр университет 1400 кешене кабул итәчәк, медицина университеты — 1000гә якын студентны. Шул исәптән яңа белгечлекләр — “медицина биофизикасы” һәм “биоинженерия һәм биоинформатика” буенча да.

Күпме балл җыярга кирәк?

Укырга керү өчен ничә балл җыярга кирәклеге турында мәгълүматны документлар тапшырырга әзерләнгән югары уку йорты сайтында табарга мөмкин. Мәсәлән, БДМУда уртача балл — 74,5. Максатлы кабул итү буенча — 70 балл, түләүле кабул итү буенча — 69. Стоматология факультетына узу өчен – 280, ә дәвалау эше белгечлеге алыйм дисәң 290 балл җыярга кирәк.

150 мең сум кемнәргә бирелә?

Укырга кергәндә өстәмә баллар алтын һәм көмеш медаль ияләренә, волонтерларга, төрле федераль олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга исәпләнә. Призлы баллардан тыш, алар, Башкортстан югары уку йортларына кергән очракта, 100 мең сумга кадәр премия ала. Ә Башкортстан югары уку йортларына укырга кергән йөз балл җыючылар ел саен 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия алачак.

СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре нәрсәләргә исәп тота ала?

Русия Геройлары, Батырлык ордены кавалерлары һәм аларның балалары, шулай ук, һәлак булган махсус операциядә катна­шу­чыларның балалары югары уку йортларына имтиханнарсыз кабул ителә. Һәр югары уку йортының алар өчен үз квотасы бар. Шулай ук террорчылыкка каршы операцияләрдә кат­на­шучыларның балаларына ташламалар бирелә.

Дөнья дәрәҗәсендәге кампусның әһәмияте нидә?

Алда әйткәнебезчә, Уфада студентлар кампусының беренче чираты ачылды. Тантаналы чарада Русия Президенты Владимир Путин катнашты. Ул безнең шәһәрне “илнең иң зур белем бирү үзәкләренең берсе”, дип атады.
Башкортстанның иң зур югары уку йортлары монда үз лабораторияләрен ачты, анда талантлы яшьләр шөгыльләнәчәк. Бу — студентлар, галимнәр һәм бизнес бергә “кайный” торган урын. Бергәләп өйрәнү, җитештерү һәм фәннең бер механизм булып эшләве, бер-берсенә ярдәм итү һәм тулыландыру өчен монда киң мөм­кинлекләр булдырылган. Бизнес югары уку йортларында һәм фәнни институтларда кыйммәтле һәм кызыклы нәрсәләр барлыгын, ә фәнни җәмәгатьчелекнең конкрет эш­ләнмәләрне бизнеска тәкъдим итә алуын аңлар өчен булдырылды ул. Кампус эш­чәнлеге Башкортстан Башлыгы Радий Хә­би­ровның җитди игътибар үзә­гендә. Аңа яшьләрнең биредә югары белем алуы, фәндә үз юлын яруы һәм түләү югары бул­ган эшкә урнашуы мөһим. Бу процесска мәктәп укучылары да җәлеп ителә.

БДИ предметларын үзгәртеп буламы?

Әйтик, сез физкультура укытучысы булырга теләдегез, әмма сәламәтлек белән бәйле проблемалар башланды, яки нефтьче һөнәре алырга булдыгыз, әмма финанс авырлыклары килеп чыкты икән, сез БДИга сайлаган фән­нәрне алыштырырга хокуклы. Моның өчен Башкортстан Республикасының Дәүләт имтихан комиссиясенә гариза тапшырырга кирәк, анда документлар белән расланган сәбәпләрне күрсәтү зарур. Русия Мәгариф министрлыгының “Төп гомуми белем бирүнең белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе турында”гы боерыгында шулай языл­ган.

Ничә яшькә кадәр мөмкин?

БДИ тапшырып, укырга керүдә чикләүләр юк. Кешенең урта махсус яки бер югары белеме булган очракта, турыдан-туры югары уку йортына мөрә­җәгать итәргә кирәк. Югары белем әлегә юк икән, БДИ тапшырырга кирәк. Тәҗрибә күрсә­түенчә, ел саен аны тапшырырга хәтта пенсия яшендәге кешеләр дә килә. Әгәр дә сез мәктәпне күптән тәмамлаган булсагыз, 1 февральгә кадәр яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза бирергә кирәк иде, сезгә имтиханның кайда узачагы турында хәбәр итәчәкләр.
БДИ нәтиҗәләре дүрт ел гамәлдә кала. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләрендә күреп булачак, ә рәсми белешмәне исә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алырга мөмкин. Аны сезгә берничә көн эчендә әзерләп тапшырачаклар.
Шулай итеп, тиздән әле кайчан гына мәктәп укучысы булган балалар үзләренә һөнәр сайлаячак. Аларга бу мөһим сынауларда уңышлар телик!

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: