-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
4 июнь , 21:39

"Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз"

"Бездәге яшьләр һәр башлангычта яклау таба".

"Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз"
"Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз"

Бүген башкаланың "Уфа-Арена" залында "Бердәм Русия" партиясе форумы узды. Анда делегатлар бердәм рәвештә республика Башлыгы вазыйфасына Радий Хәбиров кандидатурасын тәкъдим итте.

Форумга республиканың төрле почмакларыннан җыелганнар иде. Аеруча яшьләрнең бу чарага җитди әзерлек белән килүе игътибарны җәлеп итте.

- Соңгы елда яшьләр сәясәте өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Радий Хәбиров яшьләрне һәрвакыт алгы планга куя һәм республикада нинди генә чара үтсә дә безнең фикерне тыңлап, аны гамәлгә ашыра. Үз тәҗрибәм һәм курсташларым, иптәшләрем тәҗрибәсеннән дә чыгып әйтә алам, бүген республикада яшәүче һәр яшь кеше үзен үстерүгә тулы хокукка ия. Алай гына да түгел, без даими дәүләт ярдәмен тоябыз. Спортмы ул, фәнме, иҗтимгый эшчәнлекме - һәркайда үз юлыңны табарга була.

Киләчәктә Радий Хәбиров булдырган яшьләр өчен грантлар отуда да катнашырга уйлыйм. Әлегә планнарым белән уртаклашырга теләмим, әмма бу бик кирәкле юнәлеш булачак. Бу ярдәмнәрне алып, киләчәктә үзем дә ныклап эшчәнлегем белән шөгыльләнергә уйлыйм.

Миңа шунысы ошый, бездә укыган студентлар да киләчәккә ышаныч белән карый. Алар бирегә диплом алу өчен генә түгел, сәламәтлек саклау өлкәсенә үз өлешен кертергә, ниндидер башлангычларга нигез салырга ашыга. Бу да, әлбәттә, аларның республикада алып барылучы сәясәткә ышануын күрсәтә, - диде БДМУ каршындагы Медицина колледжында тарих укытучысы һәм М.Акмулла исемендәге БДПУның Тарихи-хокукый һәм социаль гуманитар белем институтының чыгарылыш курс магистранты Тимур Янборисов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: