+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
20 июнь , 14:11

"Имтихан алдыннан клубка киттем"

"Тапшыра алмасымны белә идем. Шуңа укып тормаска булдым. Менә билетны алдым... Ә анда...."

"Имтихан алдыннан клубка киттем"
"Имтихан алдыннан клубка киттем"

"Студент ахирәтем сөйләгән иде. Икътисад фәненнән бик таләпчән, хәтта усал кеше укыта. Аңа кимтиханны беренче көннән ук беркем дә бирә алмый. Сынау алдыннан ахирәтем икенче факультет кызлары белән төнге клубка юнәлә, хәле беткәнче бии. Ә төркемдәшләре бу вакытта калтырана-курка имтиханга әзерләнә. Берсе ахирәтемнең соң гына тулай торакка кайтуын күргәч: “Син имтиханга барырга уйламыйсыңмы әллә?" - дип сорый. Ә ул: "Барыбер беркем дә тапшыра алмаячак", - ди дә йокларга ята.
Имтиханга иң ахырдан бара. Төркемдәшләренең күбесе коридорда күңелсез утыра – тапшыра алмаганнар. Ахирәтем аудиториягә керә һәм билет ала. Анда: “Билет№13. Котлыйм. Сез имтиханны автомат рәвешендә тапшырдыгыз", - дип язылган. Ахирәтем аптырап остазы янында килә. Ул билетны карый да: “Шуннан, нинди билгегә исәп тотасыз?" - дип сорый. Ахирәтем "дүрткә", - ди. Тегесе елмая да, зачеткасына "4" куя да, чыгарып та җибәрә. Шуннан соң төне буе имтиханга әзерләнеп тә, аны тапшыра алмаган кызлар ахирәтемә озак кына үпкәләп йөри".

Менә шундый хәлләр дә була ул имтиханнарда. Ә сезнең белән сынау вакытында кызык хәлләр булдымы? Әйдәгез студент чакларны искә төшерик.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: