+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
21 июнь , 14:17

Волонтерлар спорт форумына әзерләнә

"Патриот" паркында "Русия – спорт державасы" форумына волонтерларны теркәү ачылды.

Волонтерлар спорт форумына әзерләнә
Волонтерлар спорт форумына әзерләнә

Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында Республика волонтерлар лагере старт алды. Чарага ирекле иҗтимагый берләшмәләрнең, муниципаль волонтерлык штабларының һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның 300 вәкиле җыелган.

- Башкортстан күп яктан илдә волонтерлык линиясе буенча алдынгы позициядә тора. Республикада рәсми рәвештә 130 меңнән артык волонтер теркәлгән. Волонтерлык хәрәкәте төрле яшьтә һәм милләттә, әмма аларның барысын да бер максат берләштерә - бу дөньяны игелекле, яхшырак һәм иҗадирак итү. Лагерьда көннәр яңа башлангычларга бай, ә бу урын республиканың барлык волонтерларын берләштерү символы булыр дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Азат Бадранов.

Лагерь 3 тематик трек буенча уза: "Изгелек төзүчеләр" – ирекле эшчәнлекне оештыручылар өчен, "Волонтерлык хәрәкәтләре лидерлары" – патриотик, экологик һәм мәдәни волонтерлык буенча ирекле берләшмәләр лидерлары һәм активистлары өчен, "Республика волонтерлар корпусы" – волонтер-активистлар өчен.

– Безнең бурыч - волонтерлар уңышлы практикалар белән уртаклаша һәм үзләрен зур һәм дус команданың бер өлеше итеп хис итә алган вакыйгалар булдыру. "Башкортстан волонтеры кодексы"ның киләчәге өчен эшләнгән идеяләр һәм ирекле юнәлешләрне үстерү буенча стратегик карарлар заезд нәтиҗәсе булачак, – диде Яшьләр дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: