+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 июнь , 19:16

Яшьләр, сезне көтәбез!

30 июньдә Уфада республика Яшьләр көне узачак.

Яшьләр, сезне көтәбез!
Яшьләр, сезне көтәбез!

Программада: граффити-фестиваль, яшьләр баристы һәм бургермайстеры конкурсы, психологик йөктән арыну зонасы, K-pop мәйданчыгы һәм косплей, актив уеннар һәм бүләкләр тапшыру белән интерактив конкурслар. Чараны алып баручы - Данила Фиш.

Шулай ук кунаклар өчен интерактив уеннар зонасы эшләячәк: видео спиннер, баскетбол 3х3, футбол һәм хоккей симуляторы. Оештыручылар актив спорт төрләрен яратучыларны роллерлар, самокатчылар, паркурчылар өчен мәйданчыкларга чакыра.

Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, бәйрәм кунаклары өчен INST Rinna, BABEKRISBABE, Lesha Mironov, Sunshine & Vostorg, VITA SAMURAI һәм ZAINETDINOV Урал тауларының үзәгеннән этно-шоу чыгыш ясаячак.

Чарага керү ирекле. Бәйрәм Агыйдел елгасы яр буенда («Ватан» этнопаркы районында) үткәреләчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: