-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
28 июнь , 11:25

Милләтнең киләчәге – сезнең кулларда!

11-12 июльдә Башкортстанда Татар яшьләре көннәре үтәчәк.

Милләтнең киләчәге – сезнең кулларда!
Милләтнең киләчәге – сезнең кулларда!

Февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде. Очрашуда яшьләр Башкортстанда татар яшьләре көннәрен уздыруда ярдәм сорады. Радий Фәрит улы Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына чараны уздыру тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Дәүләт дәрәҗәсендәге хәстәрлек нәтиҗәсе буларак, 11-12 июльдә Башкортстанда үтәчәк “Татар яшьләре көннәре” форумы Башкортстан татарлары конгрессының “Милләт киләчәге” проекты кысаларында оештырыла. Чарага бөтен республикадан һәм татар оешмаларыннан актив татар яшьләре җыелуы көтелә. Оештыручылар Башкортстандагы  татар яшьләренең бердәм үзәген һәм активын булдыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычларын барлау, элемтә һәм аралашу челтәрен көйләү кебек максатларны күздә тота. Яшьләрне тематик семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр, тренинглар һәм танылган шәхесләр белән кызыклы очрашулар көтә. 
Әлеге чара һәм Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырылуга 35 ел тулу уңаеннан республикадагы татар яшьләре хәрәкәте тарихына күз салыйк әле.

Беренче адымнар

1989 елда Казанда төрле төбәкләрдән яшьләр җыела һәм шул очрашуда Русия күләмендә “Азатлык” яшьләр оешмасы төзү турында карар кабул ителә. Карарны тормышка ашырып, Башкортстанда тиз арада “Азатлык” татар яшьләре берлеген төзеп тә куялар. Чөнки оешманың үзәген тәшкил итәрдәй, дәрте ташып торган, кыю, тәвәккәл унлап яшь кеше тупланган була инде. Берлекнең рәисе итеп Айдар Котлызаманов сайлана. Ул чакта комсомол оешмасы таркалып бетмәгән була әле, яшь оешмага бер бүлмә бирәләр. Озак та үтми Башкорт яшьләре оешмасы барлыкка килә. Тәүдә ике оешма бергә урнаша, соңрак аерым бүлмәләргә күченәләр.
Бераздан ВЛКСМ өлкә комитеты бинасының хуҗасы алышына һәм бинаны музейга бирәләр. Яшьләргә бүлмәне бушатырга туры килә. Бу вакыйгалар Айдар Котлызамановның “Азатлык”тан киткән чагына туры килә. Җитәкчесез калган, җыелырга урыны булмаган оешманың эше сүлпәнләнә башлый. Шул вакытта Заһир Хәкимов җаваплылыкны үз өстенә алырга карар кыла. Үзе яшәгән йорт артындагы кечкенә бинага игътибар итә ул. Кайчандыр казанлык, айныткыч та булган, хәзер ташландык хәлгә килгән бинаны тәртипкә китерергә карар итәләр.
Иҗтимагый оешмада, бигрәк тә яшьләр берлегендә, кул көченә мохта­җлык булмаска мөмкин. Ә менә матди як катлаулырак. Гомумән, нинди генә эшкә алынсаң да, нинди генә чара оештырсаң да, шушы “матди як” киртә булып торачагын аңлап, З. Хәкимов кечкенә бизнес ача. Иптәш­ләре белән “Алиса” дигән су алып кайталар да ки­бетләргә тараталар. Әллә ни зур ак­чалар әйләнмәсә дә, күпмедер керем булып тора һәм “Азатлык” оештырган чараларда файдаланырга җитеп бара. Берлек сәяси мәсьәләләр күтәрми, бизнес белән шөгыльләнә, дип дәгъва белдерүчеләр дә табыла, әлбәттә. Әмма чаралар оештырырга матди мөмкинлекләр дә кирәк.
Бу елларда “Азатлык” үз бинасына ия бердәнбер иҗтимагый оешма була. Җыелыр урын булгач, яшьләрнең эше дә алга китә. Күп еллар дәвамында халыкка хезмәт итәчәк мәдәни чараларга нәкъ менә “Азатлык”та нигез салына.

“Шәрык” татарча да сөйли башлый

Уфадагы “Шәрык” радиосы ачылган чорда урыс телендә генә сөйли. Берничә тапшыруны тыңлагач, Заһир Хәкимов, татар телендә дә тапшырулар оештырырга кирәк, дигән тәкъдимне яңгырата. Иптәш­ләре аны шунда ук хуплый һәм радионы оештыруны Флорит Саттаров белән бәй­ләнешкә чыга. Ул яшьләрнең тәкъ­димен тыңлый, хуплый. Яшьләр, профессионал журналист булмасалар да, һич куркусыз бу эшкә алына. Мансур Кәримов, Алсу Хәбирова һәм тагын берничә яшь кеше тапшырулар әзерли башлый, Казаннан татар телендә кассеталар алып кайтып, җырларны туплап эфирга чыгаралар.
“Шәхсән мин анда диктор булып эшләдем. Юридик яктан татар радиосын ачу җиңел булмагандыр. Әмма ул кирәк иде. Халкыбызның тарихы, сәнгате хакында күп сөйләдек. Безнең төп максатыбыз бер генә иде – милләтне рухландыру. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен күрсәтергә теләдек. Без нинди хәлдә? Милләттәшләребез кайда ничек яши? Мәскәүдә, Самарада, Чиләбедә, Пензада ни хәлләр? Авылларда, шәһәрләрдә яшәүче татар­ларның тормыш-көнкүреше ничек? Тематик тапшырулар ясадык. Аларга күренекле шәхесләрне чакырдык”, – дип хәтерли Мансур Кәримов.

“Нәүруз гүзәле” – “Азатлык” идеясе

“Нәүруз гүзәле” бәйгесе беренче тапкыр 1992 елда оештырыла. Тәүдә катнашучылар аз булса да, тора-бара бәйгенең бәһасы үсә. Матурлык дөньяны коткарыр, диләр. Конкурсны үткәрү өчен оештыручыларга төрле киртәләр аша да үтәргә туры килә. Аның милләткә нинди файдасы бар, дип шик белдерүчеләр дә табыла. Төптән уйлаганда, халыкның киләчәген гүзәл затлар – булачак аналар тәрбияли бит. Ә дөрес тәрбия бирә алу өчен гүзәл затларның үзләренең милли рухта тәрбияләнгән булуы шарт. “Нәүруз гүзәле” бәйгесе исә һәрчак милли рухны саклап үткәрелә.
Мәдәни чараларга сценарийлар язу күп очракта композитор, актив җәмәгатьче, Татарстанның атка­занган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановка тапшырылган.
“Максатыбыз – милли аңны үстерү, гореф-гадәтләргә, туган телгә сөю һәм хөрмәт арттыру иде. Бәйгеләргә һәрвакыт җитди әзер­ләндек. Суфиян Сафуанов, Муса Мөлеков, Рәиф Әмиров кебек зур шәхесләр, әдәбият белгечләре кызларга лекцияләр укый. Бию һәм җыр, сәнгатьле сөйләм, костюмнар әзерләү буенча белгечләр җәлеп ителә. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз тормышта югалып калмады, һәммәсе үз урынын тапты. Республикада берен­челәрдән булып гүзәллек бәйгеләрен оештыру Заһир Хәкимовның идеясе булды. Ул аны оештырды да, матди чыгымнарын да үз өстенә алды”, – ди Алик Харис улы.
“Азатлык” яшьләре тырышлыгы белән республикада төбәкара “Нәүруз гүзәле” бәйгесе дә оештырыла.
“Бәйге” дип аталса да, “Нәүруз гүзәле”ндә беркайчан да көндәшлек, ярышу булмады. Киресенчә, кызлар үзара дуслашып, туганлашып бетә иде. Ахырдан кочаклашып елашып аерылышалар. Чөнки бу милләт­тәш­ләрне берләштерүче чара иде. Финалга чыкканнарның барысы да җи­ңүче икәнен аңлата идек без”, – ди үзе дә шушы бәйгедә катнашкан, соңрак аны оештыруга күп көч салган Зәлия Ахунова.

“Туган тел” канат бирә

Байтак яшь җырчыларга зур сәхнәгә юл ачкан “Туган тел” татар җырын башкаручылар конкурсына да “Азатлык” башлангыч бирә.
Беренче тапкыр уздырылган бәй­гедә 34 кыз һәм егет катнаша. Сайлап алу туры Башкорт дәүләт уни­вер­ситетының актлар залында үтсә, гала-концерт Уфаның Актерлар йортында уза. Мондый чараларга матди чыгымнарны күтәрергә иганәчеләр юлларга туры килә.
Конкурсның максаты изге: татар җырын саклау һәм пропагандалау. Яшь җырчылар һәр турда икешәр әсәр башкара, шуларның берсе мотлак халык җыры булырга тиеш.
Конкурста җиңү сәләтле яшьләргә канат куя, югары уку йортларына юл ача. Бүгенге татар җыр сәнгатендә иң чагу йолдыз булып балкыган Филүс Каһиров та – шушы конкурста җиңү яулаган яшь талант. Әлеге көндә Артур Шөгаеповка зур өметләр баг­лана. Илнур Газизов, Руслан Садров, Илнар Байназаров, Денис Арсланов, Айрат Халиков, Дамира Сәетова, Гөлназ Мөхәм­мәдиеваның исемнәрен дә яң­гы­ратты бу конкурс. Анда катнашучы яшьләр сәхнәдә бер балкый да югала, дигән сүз түгел. Оештыручылар берсен дә күз уңыннан ычкындырмый. Теләге булган һәркайсын чараларда катнашырга чакырып торалар.

Таулар актарырдай дәрт

Студентлар арасында популярлык яулаган “Ягымлы яз” конкурсы “Азатлык” тырышлыгы белән матур гадәткә әйләнә. Ел саен студент кызлар һәм егетләр җыр, бию, нәфис сүз, композиция өлкәсендә көч сыный. 1997 елда “Ягымлы яз”да катнашкан 22 студент арасында Лилия Биктимерова, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Диникеева, Мөдәрис Газетдинов чыгыш ясаса, бүген алар танылган артистларга әйләнде.
“Ягымлы яз-97” фестивале кысаларында Казанда үткән “Туган тел” конкурсында Илһам Вәлиев җиңүгә ирешкән иде. Аның исеме халыкка яхшы таныш.
Рәссамнарның “Чыңгызхан” иҗади төркемен оештыру уе да “Азатлык” татар яшьләре берлегендә туа.
Моннан тыш, Корбан бәйрәмнәре, Өлкәннәр көне, балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай көннәрен истә калырлык итеп оештырырга тырышалар. Укучылар арасында Тукай иҗаты буенча иншалар, рәсемнәр конкурсы игълан итеп, җиңүчеләрне Уфада бүләклиләр.
Шул ук чорда “Дуслык маршлары” оештырыла. “Азатлык” яшьләре һәр районга кереп концертлар куя-куя, Казанга сәяхәт оештыралар.
Татарча КВН үткәрү идеясенә өлкән буын вәкилләре бераз шикләнеп карый. Әмма шундый чаралар аша яшьләрдә телгә мәхәббәт уяна түгелме соң? Кайчандыр КВНда катнашып йөргән егетләр бүген Америкада үзләре сабантуйлар оештыра икән, димәк, ул чаралар юкка үтмәгән.

Үсеш чоры

“Азатлык” башлангыч биргән зур чараларның тагын берсе – Болгарга сәяхәт. 1991 елның сентябрь башында ике пароход белән килгән 300гә якын кеше Болгар ярына аяк баса. Уфадан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан җыелган була халык. Шуннан соң елына өчәр тапкыр теплоходта сәяхәт оештырыла.
1995 елда Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышланган күләмле чарада, Татарстан Фәннәр академиясе белән элемтәгә кереп, конференция үткәрәләр. Ул Казанда башлана. Теплоход белән Уфадан Казанга барып, галимнәрне алып, Әстерханга юлланалар. Һәр пристаньдә очрашулар, концертлар оештыралар.
“Азатлык” бу вакытта илдә иң көчле милли оешмалар сафына чыга. Аның каршында “Нурлы” төрки телле яшьләр иҗади үзәге төзелә.
“Азатлык нуры” исемле үз гәзитләрен чыгаралар. Тәүдә аның баш мөхәррире Наил Мөхәммәт булса, соңрак редакцияне Рамил Чурагул җитәкли.
“Азатлык” берлеге үзенең концерт бригадасын да оештыра. Балалар һәм үсмерләр өчен “Нур” клубы ачыла.
“Азатлык” бәләкәй генә бинада урнашкан иде. Ә эченә керсәң, тормыш кайный. Без дәүләт структуралары белән хезмәт­тәшлек иткән оешма идек. “Без” дип әйтәм, чөнки БДУны тәмамлаганның икенче көнендә мине “Азатлык”ка эшкә алдылар. Ул чактагы Яшьләр эшләре буенча министрлык җитәкчесе Ринат Фәрхетдинов, уку йортына хат җибәртеп, эшкә чакырды. Мин шунда хезмәт хакы алып эшли башладым”, – дип бәян итә Зәлия Ахунова.
1998 елда Татар иҗтимагый үзәгенә рәис итеп сайлангач, Заһир Хәкимов “Азатлык” берлегеннән китә. Бу көннәрдә районнардан делегатлар һәм чит төбәкләрдән кунаклар катнашлыгында утырыш уза, ә кичен Спорт сараенда яшьләр өчен дискотека була.
1998-2006 елларда берлекне Зәлия Ахунова җитәкли.

Эльмира ИБРАҺИМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: