+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
28 июнь , 08:50

Яшьләр көненә чакырабыз!

30 июньдә Уфада республика Яшьләр көне үтәчәк.

Яшьләр көненә чакырабыз!
Яшьләр көненә чакырабыз!
Программада: граффити-фестиваль, яшьләр баристы һәм бургермайстеры конкурсы, психологик йөкне төшерү зонасы, K-pop һәм косплей мәйданчыгы, актив уеннар һәм бүләкләр тапшыру белән интерактив конкурслар. Чараны алып баручы - Данила Фиш.

Шулай ук кунаклар өчен интерактив уеннар зонасы эшләячәк: видеоспиннер, баскетбол 3х3, футбол һәм хоккей симуляторы. Оештыручылар актив спорт төрләрен яратучыларны роллерлар, самокатчылар, паркурщиклар өчен мәйданчыкларга чакыра.

Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, бәйрәм кунаклары өчен INST Rinna, BABEKRISBABE, Lesha Mironov, Sunshine & Vostorg, VITA SAMURAI һәм  ZAINETDINOV этно-шоуы чыгыш ясаячак.

Чарага керү ирекле. Бәйрәм Агыйдел елгасы яр буенда («Ватан» этнопаркы янында) үтәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: