+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
9 июль , 11:35

“Түземсезлек белән көтәбез!”

Башкортстанда Татар яшьләре форумы үтәчәк.

“Түземсезлек белән көтәбез!”
“Түземсезлек белән көтәбез!”


Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында яшьләр республикада Татар яшьләре көннәрен уздыруда ярдәм сораган иде. Һәм менә дәүләт дәрәҗәсендәге хәстәрлек нәтиҗәсе буларак, Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк. Ул Башкортстан татарлары конгрессының “Милләт киләчәге” проекты кысаларында оештырыла. Чарага бөтен республикадан һәм татар оешмаларыннан актив татар яшьләре җыелуы көтелә. Оештыручылар Башкортстандагы  татар яшьләренең бердәм үзәген һәм активын булдыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычларын барлау, элемтә һәм аралашу челтәрен көйләү кебек максатларны күздә тота. Яшьләрне тематик семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр, тренинглар һәм танылган шәхесләр белән  кызыклы очрашулар көтә. 
Әлеге чара һәм Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырылуга 35 ел тулу уңаеннан 1998-2006 елларда аның рәисе булган Зәлия Ахунова белән сөйләштек.

Зәлия Рәфис кызы белән очрашканга кадәр, миңа “Азатлык” эшчәнлегенә багышланган альбомнар белән танышу бәхете тиде. Әлеге калын-калын альбомнарда оешманың эшчәнлеге белән тулысынча диярлек танышырга була. Зәлия Рәфис кызы оешма хакында вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләрне, үткәрелгән чараларның афишаларын, чакыру кәгазьләрен, рәхмәт хатларын һәм мактау кәгазьләрен, фотоларны җыеп, бергә туплаган. Әйткәндәй, бу инде Интернет челтәре никадәр яхшы булуга карамастан, басма вариантның да яшәргә хакы барлыгын тагын бер кат ассызыклый. Бу альбомнарны караганда күз алдыннан тере тарих уза, милләтебезнең сулышы тоемлана, халкыбыз өчен горурлык, иҗтимагый эшләргә бар булмышын биргән кешеләргә карата соклану хисләре туа.
Зәлия Ахунова — республикабызда татар иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә иң актив катнашкан, төрле проектлар авторы булган шәхесләрнең берсе. Ул “Азатлык”ның рәисе булганда “Шаян уен” (КВН) республика ярышлары, “Мизгел” һәм “Милләтебез хәзинәләре” лагерьларында балаларның ялы да оештырыла, “Нәүруз гүзәле” бәйгесе, “Башкортстанда татар яшьләре көннәре” үткәрүгә күп көч салына, республиканың Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты белән берлектә эшчәнлек алып барыла.
– Зәлия Рәфис кызы, Сез – “Азатлык” өчен бик күп көчегезне биргән, республикада яшәгән татар яшьләрен милли рухта тәрбияләүгә, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру максатында бихисап эшләр башкарган кешеләрнең берсе. “Азатлык” Сезнең өчен нәрсә ул?
– Яшьлек! Барлык хыяллар да тормышка ашарга мине генә көтеп тора дигән вакыт. Тормыш баскычының беренче адымнарында дуслар, фикердәшләрне табу, үз-үзеңне табу, яңа проектларга юл ачу.
– Яшьләр лидеры булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
– Тарихны, туган телне, гореф-гадәтләрне белергә, яратырга. Ихлас күңел белән эшләргә – карьера, акча эшләү, үз-үзеңне күрсәтү өчен түгел! Лидерның максаты – яшьләрнең энергиясен матур һәм якты эшләргә юнәлтү, берләштерү.
– Бүгенге яшьләргә әйтер сүзегез?
– Яшьлек – ул бер мизгел! Кадерен белеп, һәр мизгелне кулланып, чын дусларны табып, яраткан һөнәр алып, үзеңне хөрмәт иттерердәй зур эшләргә курыкмыйча тотынырга кирәк. Һәм ул килеп чыга! Йөз процент! Үз-үзеңә ышанырга гына кирәк!

“Түземсезлек белән көтәбез!”

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе урынбасары, Башкортстанның Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов:
– Форумга әзерлек эшләренең иң кызу чоры һәм без бу чараны бик дулкынланып көтәбез. Республиканың иллегә якын районында һәм Бөре, Дүртөйле, Мәләвез, Күмертау, Нефтекама, Салават, Уфа, Бәләбәй, Стәрлетамак шәһәрләрендә яшәүче яшьләребездән 100дән артык гариза кабул иттек, ә инде форумга 80 делегат сайлап алыначак. Делегатларга бүләкләр әзерләнде, Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырылуга 35 ел тулу уңаеннан буклет чыгарылды һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Иң мөһиме – үз телен, гореф-гадәтләрен белгән, аның сагында торырга әзер булган яшьләребез булуы сөендерә. Ә без инде аларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер.
Форумда Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы “Идел” яшьләр үзәге, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмаларыннан кунаклар булуы, спикерлар чыгышлары көтелә.

Индира Латыйпова, оештыру комитеты әгъзасы:
– Башкортстан татар яшьләре форумы кысаларында мәгариф, мәдәният, эшкуарлык, дин һәм башка темаларга “түгәрәк өстәл”ләр, интеллектуаль уеннар, осталык дәресләре һәм татарча дискотека каралган. Татар дөньясында, бигрәк тә яшьләр арасында, киң билгеле шәхесләр белән дә очрашулар көтелә.

Рәмилә ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан Татар яшьләре берлегенең элекке җитәкчесе:
– 2012 елда Бөтендөнья татар яшьләр форумында 50 делегат катнашкан идек. Форумнан соң өч кеше эшкә тотынырга теләк белдерде. УДАТУның тулай тора­гында Кызыл почмакта татар студентларын җыеп, очрашулар үткәрә башладык. “Котлы булсын күлмәгең” этнопроекты БДПУда башлангыч алып, Башкортстан районнарына да таралды. Татар яшьләр форумы белән берлектә узган ифтар кичәсе ике республика арасындагы дуслык күперен ныгытуга бер адым булды. Башкаланың югары уку йортлары студентлары арасында оештырылган “Табышмак-фест”та яшьләр Уфа тарихы буенча четерекле сорауларга җавап эзләде. 2016 елда исә УДАТУ базасында югары уку йортлары студентлары арасында “Татар егете” бәйгесе узды. Бу чаралар республикада татар яшьләре өчен бердәнбер булган “Яшь балкыш” телетапшыруында яктыртылды.

Диана Йосыпова, “Аулак” татарча фатирник проекты җитәкчесе, УФһТУның 4нче курс студенты:
– Туймазы районының Тукай авылында туып-үстем. Туймазы педагогия колледжын тәмамладым, әлеге вакытта Уфа Фән һәм технологияләр университеты филология факульетының татар-урыс бүлегендә укып йөрим. Туган телем, мил­ли мәдәниятебез белән кечкенә­дән үк кызыксынам. Колледжда укыганда “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбленә йөрдем, унике яшьтән “Сәләт” лагеренда ял иттем. Җәйге каникулда Туймазы районының “Бабай утары”нда “Алга” тәрбия һәм ял лагеренда тәрбияче булып эшлим.
Уфага укырга килгәнче үк татар яшьләре оештырган фатирниклар турында белә идем. Аларның тарихына килгәндә, беренче фатирник 2016 елның 12 ноябрендә үткән. Альбина Гыйльданова, Җәмилә Зарипова, Альбина Мөхәммәдиева тәүге оештыручылар була. Мин Альбина Гыйльдановага ярдәм итеп йөрдем. Соңыннан ул оештыру эшләрен миңа тапшырды.
Фатирникта татар яшьләре очрашып аралаша, сөйләшә. Арада студентлар да, эшләп йөрүчеләр дә бар. Айга бер тапкыр җыелырга тырышабыз. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә мөмкинлекләр тудырылган.
Кемгә нәрсә кызык булуын белешәбез, сорашабыз. Гадәттә, баян, гитара була, татарча караоке җырлыйбыз, милли ризыклар белән чәй табыны корабыз. Җәен саф һавада да җыелырга мөмкин. Сентябрь аенда татарча квест оештырабыз, ягъни Уфа үзәгендә берничә ноктада (мисалга, М. Гафури музее, Ш. Бабич һәйкәле, Г. Тукай яшәгән йорт янында), иң ахырда вәкиллек бүлмәсенә җыелабыз. “Җырлыйк әле” чарасы, кинокичәләр (татарча фильмнар буенча фикер алышу), “Серле Кыш бабай” уеннары үткәрелә.
Башкортстанда үтәчәк Татар яшьләре көннәренә, Казанга Бөтендөнья татар яшьләре форумына, Ижевскида узачак яшьләр слетына барырга әзерләнәбез.

Айгөл РАМАЗАНОВА, УФһТУның 2нче курс студенты:
– Башкортстанда татар яшьләре көннәре үткәрелүе хакында мин Интернет челтәре аша белгәч тә анкета тутырдым. Бу чарада катнашу миндә киләчәгебезгә зур өметләр уята. Татар яшьләренең Башкортстанда булуы, аларның шәп икәнлеген күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Минемчә, монда яшьләр үзләрен күрсәтеп, яңа, кирәкле, файдалы танышуларга баеп кайтачак.

Миләүшә ТӨХВӘТУЛЛИНА:
– 2018 елның август аенда татар телен үстерү максаты белән үткәрелгән Бөтөндөнья татар яшьләре форумында катнашкан идем. Бу юлы ни өчен “Татар яшьләре көннәре” форумында катнашырга теләк белдердем? Беренчедән, актив тормыш позициясенә ия кешелер белән танышу мөмкинлеге булачак. Икенчедән, мондый чаралар дәрт hәм дәрман өсти, арытаба эшчәнлеккә этәргеч булып тора. Өченчедән, саф татар телендә сөйләшкән яшьләр белән аралашу телне тагы да шомартырга ярдәм итә. Минем уемча, тел белү – ул өстәмә байлык.

Дарина ЕРГИЗОВА, БДПУның 1нче курс студенты:
– Туган телемне яратам, аны сакларга, үстерергә һәм популярлаштырырга телим. Шуңа күрә “Татар яшьләре форумы”нда катнашырга теләк белдердем. Татарстанда төрле конкурс, олимпиада һәм чараларда күп катнашкан кеше буларак, форумда яңа дуслар, фикердәшләр табарга өметләнәм. Белем-тәҗрибәмне кулланып, үз бәямне күтәрергә дә өмет итәм, үсеш өчен дә урын булыр дип уйлыйм. Яңа проектлар өчен идеяләр дә килеп чыгар дип ышанам. Гомумән, яңа тәэссоратлар көтәм!

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: