+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 июль , 14:37

Рәхмәт сиңа, Ходаем!

Краснокама районының Редькино авылында яшәүче марилар Корбан бәйрәме үткәрде.

Рәхмәт сиңа, Ходаем!
Рәхмәт сиңа, Ходаем!

Бәйрәм Изге яисә Дога кылу акланында үтте. Безнең халык мондый урыннарны Теләклек дип йөртә. Теләклекләр безнең белән янәшә яшәүче удмурт халкында да бар.

Изге аклан мари телендә “Юмыланпумаш” дип атала. Мари теленнән ул “Ходай Тәгаләгә бирәбез” дип тәрҗемә ителә. Димәк, корбан бирү урыны. Биредә хуҗалык эшләре алып бару, көтү йөртү, утын хәзерләү тыела. Әйтик, агач ауса, ул череп беткәнче шул урында ятарга тиеш. Биредә, шулай ук, шауларга, җырларга яки биергә, исереп яки начар ният белән килергә, кемгәдер үч тотарга яки ачу сакларга ярамый. Менә шундый катгый таләпләр!

Изге урманнарда һәм корбан чалу урыннарында бик көчле уңай энергетика бар, дип исәплиләр. Район тарихын өйрәнүче Петр Илтимеров сөйләвенчә, күп еллар элек авылга Эстониядән берничә кеше килгән. Билгеле булуынча, эстон халкының тамырлары шулай ук фин-угырлар белән тыгыз бәйле. Мең еллар дәвамында алар мәҗүси бул­ганнар, аннары лютеран динен кабул иткәннәр. Алар үз тарихы белән тирәнтен кызыксына. Авылга килүчеләр дә Русияне аркылы-буй йөреп чыгулары һәм Монголиягә кадәр барып җитүләре, бик күп изге урыннарда булулары, ләкин Редькино авылы янындагы Изге урмандагыдай көчле уңай энергетиканың башкача бер төбәктә дә булмавы турында сөйләгәннәр. Русия зур, ләкин аның картасында бездәгедәй урыннар башкача юк икән!

Кунаклар хөрмәт йөзеннән “Юмыланпумаш”тагы Үзәк агачка сөлге элеп киткән. Ул анда ике елдан артыграк – кышкы бураннарда да, җәйге эсседә дә, язгы-көзге яңгыр­ларда да – эленеп торган. Бу зәңгәр сөлгене мин дә үз кулларым белән тотып карадым һәм анда табигать көйсезлек­ләреннән барлыкка килгән бер генә тап та күрмәдем. Могҗиза димичә, нәрсә диясең инде моны! Соңгы елларда бу сөлге авылның старостасы Юрий Исинбаевның йортында саклана. Аны бәйрәмнәрдә генә эләләр.

– Узган ел Корбан бәй­рәмен авылның көнбатыш өлешендә урнашкан Теләк­лектә үткәргән идек. Ә бу Теләклегебез авылның көнчы­гышында. Шулай итеп авылыбызны, анда яшәүче халыкны төрле начарлыклардан ике яктан да сакларга телибез, – ди Юрий Михайлович. – Редькино – ике Теләклеге булган районда бердәнбер авыл. Бәлки, республикада да шулайдыр...

Петр Илтимеров раславынча, Редькино авылы бүгенге чикләрендә ике авылдан – Арбан һәм Редькинодан торган. Арбан авылына – ХVII гасыр башында, ә Редькинога соңрак нигез салынган. Редькинода 1882 елда ук ике сыйныфлы мәктәп эшләве билгеле. Ул Янсубай исемле хәлле крестьян­ның йортында урнашкан бул­ган. Аерым мәктәп бинасы 1928 елда, Бөек Октябрь социали­стик революциясе җиңеп, безнең якларда Совет власте урнаштырылгач кына төзелә. Ә 1967 елда, Октябрь ре­волюциясенең 50 еллыгына, авылда типовой проект буенча кирпечтән урта мәктәп бинасы төзелә.

Узган гасырның утызынчы елларында Арбанда Ленин капкасы төзиләр. Авыл хуҗа­лыгын күмәкләштерү башлангач, колхозга кабул итүдән алда крестьяннарны шушы капка аша үткәргәннәр. Колхозга керергә теләмәүчеләр капканы урап үткән. Шуның өчен “Колхозга – мотлак Ленин капкасы аша!” дигәннәре ул елларда канатлы сүзләр була.

Редькино Краснокама районында иң зур авылларның берсенә, эре колхоз үзәгенә әверелә. Биредә кирпеч заводы, май-сөт заводы, пекарня, сельпо, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Райондагы иң зур өч урта мәктәпнең дә берсе Редькинода була, 700дән артык бала укый. Укытучылар үз эшенең чын осталары була. Шуңа мәктәп тәмамлаучыларның махсус урта һәм югары уку йортларына агылуы гаҗәп түгел. Борис Шамшуков, Евгений Тойкиев, Павел Гәрәев Н.К. Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогия институтында укыйлар. Авылның беренче фельдшеры Афанасий Ишим­баевның кызы Анисия һәм улы Вячеслав медицина институтын тәмамлыйлар. Матвей Семенов Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмам­лый һәм гомере буе туган колхозында мал табибы булып эшли. Роман Иликбаев һәм Владимир Ишморатов хәрби табиблар булып хезмәт итеп, полковник дәрә­җәсендә отставкага чыктылар. Роман Иликбаев бүген Нефтекама шәһәрендә яши, туган авылы белән ныклы элемтәдә. Виталий Тимершин – Уфада хирург. Ерак диңгезләр капитаны Валерий Масаев барлык диңгез-океаннарны “йөреп” чыккан. Филология фәннәре докторы, профессор Юрий Андуганов – Русия Фәннәр акаде­миясенең мөхбир-әгъзасы.

Юрий Исинбаев – күптәнге якын танышым. Ул да Редькинода туып-үскән, агроном, колхоз рәисе булып эшләгән. Күп тапкырлар район Советы депутаты булып сайланган. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илһам Галинның ярдәмчесе буларак та күп эш башкара.

Авылдашлары Юрий Михайловичка бик күп мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Аның берничә ел элек Редькино авылының старостасы булып сайлануы да гаҗәп түгел. Юрий Михайловичның хәләл җефете Наталья Леонидовна турында да әйтеп үтү урынлы булыр. Барлык мәсьәләләрдә дә ул – иренең төп таянычы. Соңгы елларда Редькинода бик күп чаралар үткәрелде. Аларны Исинбаевлар гаиләсе оештырды.

Билгеләнгән вакытта бәй­рәмдә катнашучылар мәйдан уртасындагы төп агач – онапу – янына җыелды һәм өлкәннәр дога укый башлады.

Шунысын да әйтү урынлы булыр, Теләклек буйлап аркылы-буй йөрү рөхсәт ителми. Анда сәгать уклары буенча акланның чите буйлап әйләнеп кенә йөриләр. Онапу һәрвакыт уртада калырга тиеш.
Мин Юрий Михайловичтан Ходай Тәгаләдән нәрсәләр сораулары белән кызыксындым.

– Сез безне Ходайдан гел сорап кына утыралар икән, дип уйламагыз тагын. Без Ходай Тәгаләгә, шулай ук, ил һәм республика, район, авыл билә­мәләре, предприятиеләр, уч­реждениеләр җитәкче­ләренә халыкның тормыш шартларын яхшырту максатында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Мәсәлән, элек авыл халкы язын-көзен пычрак­ка чумып йөрергә мәҗбүр иде. Хәзер урамнарга асфальт түшәлде, һичьюгы вакташ салынды.
Электән Редькинода 1 мең­нән күбрәк кеше яши иде. Янәшәдә Куян авылы үсеп чыккач, халык саны 5 меңне узып китте. Бездә балалар туу елдан-ел арта бара.

Авылны һәм районны табигать казалары урап уза. Авыл хуҗалыгы үсештә, нефтьчеләр уңышлы эшли. Быел язгы кыр эшләре вакытында сыйфатлы итеп үткә­релде. Шуңа игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Мал азыгы хәзер­ләү уңышлы бара. Ходай насыйп итсә, урып-җыюны да югалтуларсыз үткәреп, мул уңыш җыеп алырбыз. Боларга ничек куанмыйсың да, ничек шөкер итмисең?!

Ә Ходай Тәгаләдән без барлык кешеләргә сәламәтлек, бәхет, дөньябызга тынычлык, балалар күбрәк тууын, алар­ның әти-әниләре мәхәббәтендә һәм хәстәрлегендә бәхетле яшәвен сорадык.
Теләклекнең Төп агачы янында өстәл корылды һәм аны чыршы ботаклары белән капладылар. Бәйрәмгә килүче һәркем үзе белән нинди дә булса ризык һәм куас алып килгән. Өлкәннәр дога укып, аларны шушы өстәлгә урнаштырды. Бәйрәм барышында бу ризыклар космостан уңай энергетика ала дигән ышаныч бик көчле.

Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бу ризыклар белән бер-берсен сыйлый, калганын өйгә алалар.

Төп агач янәшәсендә җиргә берничә юкә казыгы кагылган иде. Күпләр аларга тиен акча кагып куйдылар. Бәйрәм ахырында һәркем үзе каккан акчаны алып китә. Ул ел дәва­мында хуҗасына мул тормыш китерә дигән ышаныч бик зур.
Бәйрәмдә катнашучы һәр­кемгә иң изге теләкләр белән шәм кабызып, шушы юкә казыкларга утыртып куярга да мөмкинлек бар иде.

Дога укыган арада казаннарда шулпалы ит һәм итле ботка пеште, чәй кайнады. Шулпаның беренче тәлинкәсе һәм итнең беренче кисәге, кагыйдә буларак, учакка ташлана.
Шуны да әйтергә кирәк, бәйрәм барышында чуен табага аккургаш салып эретәләр һәм аны җиргә салалар. Әгәр ул корбанга чалынган терлек яки кош төсендә катып калса, Ходай Тәгалә корбанны кабул иткән булып исәпләнә. Катып калган аккургаш кисәген күргәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Ул чыннан да тәкә сынын хәтерләтә иде.

Барлык ритуалларны үтә­гәннән соң бәйрәмдә катнашучыларны табынга чакырдылар. Беренчегә – бәрәңгеле шулпа белән ит, икенчегә итле тары боткасы һәм куас тәкъдим иттеләр. Ахырдан, әлбәттә, барыбыз да баллап чәй эчтек.
Ашап-эчкәннән соң бәй­рәмдә катнашучылар өлкән яшьтәгеләрне сырып алды. Монда инде һәркемнең үз зары. Кемнеңдер улы белән килененә Ходай Тәгалә бала бирми, кемнеңдер аяклары сызлый, кемнеңдер күзләре начар күрә башлаган... Барысы да Ходай Тәгаләдән ярдәм өмет итәләр.

– Быелгы бәйрәм узган еллардагыдан нәрсә белән аерыла? – дип кызыксындым Олег Исинбаевтан.

– Беренчедән, быел халык күбрәк булды. Икенчедән, күпләр мондый бәйрәмнәргә хәзер гаиләләре белән килә. Мондый чараларга яшьләрнең, балаларның тартылуы куандыра.

Рим Әхмәтов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: