"Асылташ" форумы - файдалы һәм мәгънәле мәйданчык, аны гадәттәгечә Яшьләр якташлык җәмгыятьләре ассоциациясе үткәрә. Чарада 500дән артык яшь активист катнашты.
"Форумның төп фәлсәфәсе - Башкортстан яшьләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру. Халкыбызның, республикабызның киләчәге яшьләрнең нинди булуына бәйле. Мин үзем яшьләр сәясәте өлкәсеннән чыккан кеше һәм үз вакытында мондый чаралар турында хыяллана гына ала идек, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, оештыру комитеты рәисе урынбасары Азат Бадранов.
Азат Шамил улы форумда катнашучылар белән бергә Зилаер районының «БашМолодежи» аллеясында 50 төп ылыслы агач үсентесе утыртты. Форумның кульминациясе - «Росмолодëжь. Гранты» бөтенрусия яшь проектлар конкурсына йомгак булды. Конкурсның приз фонды 3,5 миллион сум, 9 җиңүче билгеләнде.
Форум Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә уза.
Фото: bashinform.ru