+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
3 сентябрь 2024, 09:00

"Акыллы" курткалар бәладән саклый

УДНТУның киберательесында әзерләнгән датчиклы курткалар авария булганда нефтьчеләрне бәла-казадан саклаячак. Әлеге киемнәр Себер шартларында сынау да узган.

"Акыллы"  круткалар бәладән саклый"Акыллы"  круткалар бәладән саклый
"Акыллы" круткалар бәладән саклый

Киберательегага махсус заказны «Сургутнефтегаз» җәмгыяте биргән, анда бишенче климат зонасының кышкы чорында компания белгечләрен яклау бурычы куелган иде, чөнки һава температурасы -50 градуска кадәр төшә. Аны үтәү өчен яшь дизайнерлар УДНТУның «Автоматизация, телекоммуникация һәм метрология» кафедрасын хезмәттәшлеккә җәлеп иткән.

Нәтиҗәдә, тән температурасын, әйләнә-тирә мохитнең газлану дәрәҗәсен һәм һаваның температурасын, йөрәк тибешен, сатурацияне билгели торган датчиклы "акыллы" куртка килеп чыккан, ә төзелгән GPS-навигатор хезмәткәрнең кайда булуын билгели. Гироскоп һәм акселерометр йөртүченең урынын билгеләргә мөмкинлек бирә, шул исәптән, әгәр кеше үз-үзен начар хис иткәнлектән егылса. Шул ук вакытта, аның курткасында диодлы лампочкалар яна, ә авария датчигы бәла сигналын бирә. Барлык датчиклар предприятиенең диспетчерлык системалары белән тоташкан һәм мәгълүматларны онлайн-режимында тапшыра.

- Без язын Мәскәүдә ВДНХда үзебезнең махсус киемнәребезне күрсәттек, - дип сөйли Киберателье белгече, "Технология һәм кием-салымны конструкцияләү" кафедрасы доценты Зарема Григорьева. - Безгә нефтьчеләр "акыллы" кием өчен рәхмәт әйтеп килде, кырыс климат шартларында эшләгәндә аның кирәклеге һәм ул хезмәткәрләрне коткара алган гадәттән тыш хәлләр турында сөйләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас