+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
3 сентябрь 2024, 08:58

Яшьләргә дөрес юнәлеш бирү мөһим

"Белем могҗизалары" форумы төрле өлкәне үз иткән яшьләрне берләштерә.

Яшьләргә дөрес юнәлеш бирү мөһимЯшьләргә дөрес юнәлеш бирү мөһим
Яшьләргә дөрес юнәлеш бирү мөһим

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлы залында үтүче "Белем могҗизалары" татар мәдәнияте яшьләр форумында төрле өлкәләрдә танылу алган белгечләр дә катнаша.

- Әлеге чара республика яшьләре үсешенә этәргеч булуны максат итеп куя. Безнең комитет мондый чараларны еш үткәрә. Ай саен төрле аудиториягә эшлибез. Бүген исә без татар мәдәниятенә басым ясыйбыз. Әлеге чара республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән оештырыла.

Әлбәттә, без программаны да кызыклы итеп төзергә тырыштык. Мәсәлән, социаль проектлау, нейросетьләр белән эшләү, заманча медиатрендлар турында сүз булачак. Бүген яшьләр әлеге өлкәдә зур уңышка ирешкән белгечләр белән дә ачыктан-ачык сөйләшә алачак. Атап әйткәндә, яшьләр үзара таныша да алачак, кирәкле тәҗрибә дә туплаячак, - диде Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты киңәшчесе, Волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычына ярдәм республика үзәге директоры Никита Хрулев.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас