+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
4 сентябрь 2024, 06:31

Яшьләребез көчле, белемле булсын!

Вузара кампус - республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелгән иң зур проектларның берсе.

Яшьләребез көчле, белемле булсын!Яшьләребез көчле, белемле булсын!
Яшьләребез көчле, белемле булсын!

Күптән түгел Башкортстан башкаласы Уфа үзенең 450 еллык юбилеен билгеләде. Әйтергә кирәк, бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Үзебезнең тарихны, мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне үз эченә алган бу вакыйга шәһәрне дә бик нык үзгәртте. Бездә яңадан-яңа ял итү урыннары, парклар, төрле спорт объектлары барлыкка килде. Шулар арасында вузара кампус — иң зур төзелешләрнең берсе булып тора.

Әлеге төзелеш, Уфаның йөзен билгеләүче объектларның берсе булудан тыш, яшьләрне бер урынга җыю үзәге дә булырга тиеш иде. Һәм, чыннан да, республика җитәкчесе Радий Хәбиров теләгенә иреште.
— Мин Башкортстанның барлык югары уку йортларында булдым һәм Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары кампусы – безнең студентлар өчен иң яхшы киңлек, дип ышанып әйтә алам, — дип язды ул соңрак социаль челтәрләрдә.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, кампуста фәнни тикшеренүләр өчен бик көчле инфраструктура булдырыла. Кампуска лаборатория базасын УДНТУ, БДМУ һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты күчерде. Республика Башлыгы моңа кадәр республикада мондый дизайн һәм архитектура төзелешләре булмавын әйтте.
— Безнең студентлар — үзаллы фикер йөртүче яшьләр. Без яңа мохитне аларның дөнья турындагы күзаллауларына тулысынча туры килерлек итеп эшләргә тырыштык. Максатыбызга ирештек, дип ышанам, — диде ул.
Чыннан да, яшьләрнең киләчәген күз уңында тотып башкарылган бу төзелеш әле бик күп талантлы яшьләргә юл ярыр.

- Республиканың иң алдынгы вузына укырга керә алуыма бик шатмын. Чыннан да, монда башка мохит, бүтән төрле омтылыш. Элек чит ил уку йортларына карап соклансак, хәзер үзебез дә шундый объект барлыкка килде. Аңлашыла, монда без - студентларга да таләпләр башка төрле. Бу шулай булырга тиеш тә. Яшьләр өчен төрле өлкәдә үсешергә мөмкинлек бар - теләк кенә булсын. Җитәкчелеккә рәхмәтләребез зур, әлбәттә. Без аларның максатын акларбыз, дип ышанам, - диде 2нче курс студенты Таһир Әхмәдиев.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас