driverless-кара проекты белән яшьләр инде берничә ел шөгыльләнә, һәм акрынлап аны тормышка ашыруга якынлашалар.
Бензин двигательле болид төзү белән команда инде бик яхшы эшләде һәм ике ел рәттән Formula Student Russia ярышларында Русия катнашучылары арасында иң яхшысы булды. Студентлар электр тарту көчендәге машиналар классында да уңышлы чыгыш ясый. Шуңа күрә бүген көн тәртибендә - пилотсыз электр болиды булдыру.
УУНиТ пилотсыз болидының беренче тестлары агымдагы елның ноябренә планлаштырылган, ә тулы сынаулар "Formula Student" халыкара ярышларында инде киләсе елның җәендә үк узарга мөмкин.
Быел команда Инновацияләргә ярдәм фондыннан, Евразия НОЦ һәм УУНиТ тан гомум суммасы 2,5 миллион сумнан артык булган берничә грантны отты, бу алдагы эшкә яхшы этәргеч бирәчәк.