+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
13 сентябрь 2024, 18:48

Яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек бу

«Высота» флагман проекты акселераторы чемпионатның йомгаклау агымында катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итте. Бу - 12-17 яшьлек укучылар өчен бөтен Русия буенча социаль әһәмияткә ия инициативаларны үстерүгә юнәлтелгән программаның бер өлеше булу мөмкинлеге.

Яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек буЯшьләр өчен менә дигән мөмкинлек бу
Яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек бу

«Высота» акселераторы – уникаль белем бирү һәм ярдәм итү курсы, аның максаты – яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм ил төбәкләре үсешенә өлеш кертергә ярдәм итү. Ул мәктәп укучыларын төбәкләрнең социаль һәм икътисади тормышына уңай йогынты ясарга сәләтле проектлар булдырырга һәм аларны алга этәрергә өйрәтүгә юнәлтелгән.

Әлеге проект яшьләргә сәләтләрен ачарга ярдәм итә, үз чиратында, катнашучылар үзләренең социаль проектларын яклый һәм шуның белән әйләнә-тирә дөньяны яхшы якка үзгәртә. Фикердәшләр белән танышу, үз проектыңны экспертларга тәкъдир итү һәм кире элемтә алу өчен менә дигән мөмкинлек.

Моннан тыш, проект мәктәбендә катнашу командада эшләү күнекмәләрен һәм лидерлыкны үстерүгә ярдәм итә, бу киләчәк һөнәри эшчәнлек өчен мөһим. Нәтиҗәдә, яшьләр, үз идеяләре өчен ярдәм алып кына калмыйча, илебезнең үзгәрешләрендә актив катнаша, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Беренчеләр хәрәкәте төбәк бүлекчәсе проектлары җитәкчесе Аделя Ишмөхәммәтова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас