-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 сентябрь 2024, 08:55

Хыяллар чынга аша!

Моңа бездә эшләүче куәтле грантлар системасы ярдәм итә

Хыяллар чынга аша!
Хыяллар чынга аша!
Кыска гына вакытка киләсең дә гомерлеккә күңелгә кереп каласың син. Сызылып аткан ал таңнарың, күз явын алырлык чәчәкләрең, йөрәкне ымсындырган кошлар сайравы, шул ук вакытта башны әйләндерерлек мәхәббәтең, киң офыкларга кадәр җәелгән хыялларың белән бер мизгелдә үттең дә киттең. Эх, яңадан бер генә сәгатькә сиңа кайтыр идек, яшьлек...

Чыннан да, яшьлек һәркайсыбызның күңелендә менә шундый тәэссоратлар уята. Гомернең иң матур, чагу вакыты бит ул. Күпме танышулар, очрашулар, кавышулар алып килә яшьлек. Шуңа да һәркем бу елларны мөмкин кадәр матур һәм файдалы итеп үткәрергә тырыша.
Күптән түгел Зилаер районында “Бердәмлек” проекты кысаларында Яшьләр форумы узды. “Асылташ” төбәк яшьләр форумы 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла, ел саен Урал аръягында 300дән артык яшь лидерны җыя. Форум кысаларында ел саен проектлар конкурсы үткәрелә, анда башкорт телендә дебатларда, төрле осталык дәресләрендә катнашырга финанс, ресурс, остазлык ярдәме алырга мөмкин. 2019 елдан проект туган телләрне саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Быел дә өч көн дәвамында республиканың максатчан яшьләре белемнәрен камилләштерде, уңышлы якташлары белән очрашты, уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Мәгариф блогыннан тыш, катнашучылар башкорт халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен арттырды.

Форумның бер көне башкорт көнкүрешенең этник өлешенә багышланган иде. Катнашучылар милли ашлар, костюмнар, гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән танышты. Чыннан да, бүген яшьләр арасында милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру зарурлыгы бар. Форумның кичке программасы яшьләргә Башкортстанның хәзерге заман башкорт эстрадасы башкаручылары, инструменталистлары һәм мәдәният эшлеклеләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Форумның белем бирү программасына медиа, мәдәният, бизнес һәм иҗат кебек юнәлешләр кертелгән иде. Быелгы форумның үзенчәлекле ягы этно-мәйданчыклар булды.

– Без традицион этно-блокның берничә сәгате генә балаларны бу мохиткә тулысынча “чумдыру” өчен җитәрлек түгел дип санадык һәм быел тулы бер көнне шуңа багышларга карар кылдык, – дип билгеләде Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды белгече Назгөл Касыймова.
Форумда Мәчетле төбәгенең Район яшьләр якташлыгы оешмасы активистлары Алия Галимова, Регина Әхмәтҗанова, Диана Бәдретдинова, Назгөл Мофаззалова, Рәгыйдә Солтанова, Аделина Тимашева һәм Көнсылу Хурамшина да катнашты.

– Минем фикеремчә, “Асылташ-2024” – бу җәйнең иң яхшы чарасы. Көн саен төрле чаралар уздырылды. Безгә ясалма интеллект турында сөйләделәр. Нейрочелтәрнең яңа функцияләре турында белү кызыклы булды. Шулай ук, төрле осталык дәресләре булды. Барыннан да бигрәк Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов белән очрашу истә калды, яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Иң мөһиме – темалар буенча чикләүләр булмады, шуңа күрә аралашу кызыклы килеп чыкты.
Ике көн дәвамында төрле этно-мәйданчыклар эшләде. Без җәядән ук аттык, башкорт биюләрен биедек, милли бизәнү әйберләре үрдек, милли киемнәрдә фотосессиядә катнаштык. Әлеге форумда миңа инде икенче тапкыр булу бәхете тиде. Үткән елдагы белән чагыштырганда, форум колачлырак булды. Ул елдан-ел үсәр дип ышанам.

Чарада, чыннан да, максатчан һәм амбициоз, талантлы һәм креатив яшьләр катнашты. Күпләр сәхнәдә үзләренең иҗади сәләтен күрсәтте. Безне җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Чыннан да, соңгы елларда республикада яшьләргә игътибар артты. Без төрле проектларда катнашабыз, грантлар отабыз. Гомумән, үзебезнең хыялларны тормышка ашыру өчен төрле яктан ярдәм тоябыз. Республика җитәкчелегенә моның өчен рәхмәтлебез, – диде Мәчетле районының яшьләр якташлык җәмгыяте рәисе Алия Галимова.
– Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерциягә карамаган сектор Башкортстан Башлыгы һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша, – диде бу җәһәттән төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

– Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән яшь буынны якынайта торган, тәҗрибә уртаклашырга, безне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм башкорт халкының гореф-гадәтләрен сакларга, үстерергә мөмкинлек бирүче чаралар оештырыла. Форум республика яшьләрен башкорт мәдәнияте белән таныштырырга, башкорт яшьләре оешмалары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга һәм аларны республиканың иҗтимагый тормышында актив эшкә берләштерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта 2020-24 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, бирелгән 3692 гаризаның 745ен хуплады. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артык тәшкил итте, шулардан 852,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы Президент грантлары фондыннан финанслау исәбенә. Шулай ук, бу елга Фонд тарафыннан янә алты конкурс үткәрү планлаштырылган, аларның гомум бюджеты 370 миллион сумнан артык, – диде Мәчетле районы башкортлары корылтае рәисе Зәлифә Галиуллина.

Яшерен түгел, матур хыялларны тормышка ашыру өчен тәҗрибәле белгечләрнең һәм җитәкчелекнең ярдәме кирәк. Күренүенчә, республикада бу эш нәтиҗәле оештырылган. Чыннан да, мөмкинлекләр тудырылганда хыяллар да тормышка аша.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: