-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
1 октябрь 2024, 10:46

Үткәне данлы, киләчәге якты!

Уфа ягулык-энергетика колледжы – бу өлкәдә флагманнарның берсе

Үткәне данлы, киләчәге якты!
Үткәне данлы, киләчәге якты!
2 октябрьдә – Русиядә урта һөнәри белем бирү көне билгеләнә. Бәйрәм 2022 елның 25 июлендә Русия Президенты Указы белән булдырылды. Бу көн очраклы сайланмаган: 1940 елның 2 октябрендә СССР Югары Советы Президиумының “Дәүләт хезмәт резервлары турында”гы Указына кул куела. Ул шәһәр һәм авыл яшьләреннән квалификацияле эшчеләр әзерләү системасына нигез сала. Урта һөнәри белем бирү көнен һөнәрчелек техник училищелары, колледжлар, һөнәрчелек лицейлары һәм техникумнар укытучылары һәм укучылары билгеләп үтә.

Уфа ягулык-энергетика колледжы – Башкортстанда иң эре күппрофильле урта һөнәри белем бирү учреждениесе. Аның Агыйдел һәм Баймак шәһәрләрендә филиаллары бар. Колледж Башкортстанның һәм Русиянең ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү үзәге булып тора. Биредә 5000гә якын студент белем ала, 18 белгечлек һәм ике һөнәр буенча урта звено белгечләре әзерләү программалары гамәлгә ашырыла.

2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча уку йорты “Русиянең иң яхшы колледжлары” конкурсы лауреатлары исемлеген тулыландырды. “Русиянең махсус уку йортлары” Бөтенрусия конкурсында Уфа ягулык-энергетика колледжы алтын медаль белән бүләкләнде һәм инновацион белем бирү учреждениеләренең республика реестрына кертелде. Уку йорты – “Яшьлек. Фән. Мәдәният” Бөтенрусия фәнни-тикшеренү, төрле юнәлешләрдәге күп кенә республика конкурслары җиңүчесе дә.
Колледж традицияләрне дәвам итә, студентларда сайланган һөнәргә мәхәббәт һәм тугрылык формалаштыра, элекке ике уку йорты елъязмасын лаеклы дәвам итә.

Уфа нефть техникумы 1946 елда Нефть сәнәгате министрлыгы карары белән ачыла. Уку йортын ачу республиканың нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате өчен белгечләр әзерләү зарурлыгы белән бәйле була. Мөстәкыйль уку йорты буларак, техникум егерме меңнән артык белгеч әзерли. Уку йортын 1950 елда тәмамлаган беренче чыгарылыштан башлап, белгечләрнең күбесе Уфа нефть эшкәртү заводларында эшли.

Уку йортындагы икенче юнәлеш Уфа энергетика колледжына барып тоташа. Ул 1961 елда СССРның Халык хуҗалыгы советы карары белән Уфа кичке энергетика техникумы буларак оештырыла. 1964 елда СССРның Энергетика һәм электрлаштыру буенча дәүләт җитештерү комитеты карары белән техникум көндезге һәм кичке бүлекләре булган Уфа энергетика колледжы итеп үзгәртелә. 1996 елда Русиянең Ягулык һәм энергетика министрлыгы карары нигезендә Уфа энергетика колледжы итеп үзгәртелә. Егерме меңнән артык студент Уфа энергетика техникумы һәм колледжы дипломын алган. 1984-90 елларда техникум Куба, Әфганстан, Монголия, Сьерра-Леоне, Гвинея-Бисау һәм башка дәүләтләр өчен илле меңнән артык белгеч әзерли.
Уку йортларына нигез салуда аларның беренче директорлары З. И. Бәхтизин һәм Е. Д. Клименко күп көч сала. Аларның оештыру сәләте нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә укытучылар һәм хезмәткәрләрнең эшлекле коллективы формалаша. Заһит Бәхтизин һәм Евгений Клименконың тырышлыгы нәтиҗәсендә уку йортларының яңа биналары төзелә, матди база ныгытыла.

Уфа энергетика техникумы директорлары Борис Александров һәм Әхнәф Дилмөхәммәтов, Уфа нефть техникумы директорлары Радик Мәмбәтов, Миңнехәмәт Габбасов, Анатолий Кащеев, Рәсил Фаткуллин уку йортларын арытаба үстерүгә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертә.
Берләштерелгән колледж директорлары исә З. А. Аллаяров һәм Т. М. Ганиев буыннар күчәкилүчәнлеген, колледж тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт саклый, традицияләрне дәвам итә, аның арытаба үсешенә зур өлеш кертә һәм квалификацияле белгечләр әзерләү процессын камилләштерә.
Уку йортының эшчәнлеге турында беренче чиратта аны тәмамлаучылар буенча фикер йөртәләр. Бүген әлеге уку йортын тәмамлаучылар белән, чыннан да, горурлана алабыз. Теоретик белем һәм башлангыч һөнәри күнекмәләр алып, аларның күбесе фидакарь хезмәтләре белән эшләгән коллективларын данлады, югары бүләкләргә лаек булды. Уфа нефть техникумын тәмамлаган Зикаф Даутов, Әмир Мусин һәм Тәлгать Хурамшин Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булдылар. Беренче укучылар арасында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов та бар. Күпсанлы чыгарылыш укучылары предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре – директорлар һәм баш белгечләр вазыйфаларын башкара, куәтле компанияләр бүлекчәләрен, шәһәр хезмәтләрен җитәкли.

Шулай да Уфа ягулык-энергетика колледжының төп байлыгы – аның югары иҗади һәм һөнәри куәткә ия педагогик коллективы.
Колледж преподавательләре алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнүгә һәм таратуга зур игътибар бирә, республика һәм бөтенрусия конкурсларында җиңү яулый, студентларны олимпиадаларда, конференцияләрдә, һөнәри осталык чемпионатларында катнашуга уңышлы әзерли. Алар арасында – фән кандидатлары, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган укытучылары, Башкортстанның һәм Русиянең мәгариф отличниклары, “Русиянең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булганнар бар.

Мондагы укытучылар югары нәтиҗәләргә ирешә һәм урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында “Ел остасы” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулый. 2022 елда Алексей Храмов, мәсәлән, әлеге конкурсның финалына чыкты һәм агымдагы елда Рина Яхина төбәк этабы призеры булды.

Колледжның өстенлекле юнәлешләренең берсе – көндәшлеккә сәләтле белгечлекләргә өйрәтү. Данлы традицияләргә таяну, педагогик коллективның югары һөнәри осталыгы ихтыяҗ булган, төпле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Колледж тарафыннан 53 меңнән артык белгеч әзерләнгән, алар республикабызның байлыгын һәм абруен арттырып, нефть эшкәртү заводларында, энергетика, нефть, газ һәм нефть продуктлары транспорты предприятиеләрендә эшли.

Уфа ягулык-энергетика колледжы бүген дә социаль партнерлар белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Колледж эшли башлаганнан алып 53 меңнән артык көндәшлеккә сәләтле, компетентлы урта звено белгече әзерләнгән, аларның күбесе республикабызның, Себернең һәм илнең башка төбәкләренең профильле предприятиеләрендә хезмәт сала. Көндәшлеккә сәләтле студентны хезмәт базарына чыгару өчен коллектив һөнәри эшчәнлек өлкәсендә тирән белемгә ия, һөнәри стандартлар, тиешле профильдәге белгечләр өчен хезмәт базары таләпләренә җавап бирүче белгеч формалаштыру бурычы өстендә эшли. Биредә, чыннан да, республика предприятиеләре өчен кирәкле белгечләр әзерләнә. Бу эштә колледжга “Башнефть”, “Газпром трансгаз”, “Башнефть-Уфанефтехим”, “Башкирская генерирующая компания”, “БашРТС”, “Транснефть-Урал”, “КВАРЦ Групп” җәмгыятенең Уфа филиалы, “Востокнефтезаводмонтаж”, “Уфаоргсинтез”, “ОДК – Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе”, “БУРИНТЕХ”, “Лукойл-Уралнефтепродукт”, “Дубитель”, “Башкортстан электр челтәрләре компаниясе”, “Уфа инженерлык челтәрләре”, “ПОЛИЭФ”, “Нефтехим” тәҗрибә заводы”, “РН-Бурение” җәмгыятенең Уфа филиалы, “Нефтехимпереработка институты” җәмгыятьләре кебек әйдәүче предприятиеләр ярдәм итә.
Килешү буенча йөкләмәләрне үтәү колледжга матди-техник базаны ныгытырга, белем бирү программаларының эчтәлеген камилләштерергә, белем бирү процессына әйдәүче белгечләрне җәлеп итәргә һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру максатында колледжда Мәшгульлеккә һәм эшкә урнашуга ярдәм итү буенча студентлар үзәге эшли. Үзәктә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен эш урыннары тәкъдим иткән предприятиеләр һәм оешмалар турында мәгълүмат банкы төзелә.
Хәзерге шартларда укыту һәм тәрбия алымнары үзгәрә, әмма максат элеккечә кала – әхлакый яктан ныклы, югалып калмаучы, яңа икътисади фикерләүгә ия, үсешкә һәм үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга сәләтле шәхес формалаштыру. Колледжда тәрбия эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырыла, ә тәрбия мохите студентлар үзидарәсе системасын үстерү юлы белән формалаша, студентларның үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруга ихтыяҗы иҗтимагый, мәдәни-киңкүләм чаралар аша гамәлгә ашырыла. Колледждагы аудиториядән тыш тәрбия эше сәнгать коллективлары эшчәнлеге белән бәйле. Ел саен спартакиада, спорт төрләре буенча ярышлар, үзешчән сәнгать конкурслары үткәрелә.

Биредә, чыннан да, тирән белем алырга омтылучы, шул ук вакытта үз фикерен яклый, мөстәкыйль була белүче иҗади яшьләр укый. Мондый студентлар белән күп тырышлыклар таләп итүче зур эшләрне башкарырга мөмкин!

2017 елдан колледж – WorldSkills Russia чемпионаты хәрәкәтендә, узган елдан “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча Бөтенрусия чемпионатында актив катнаша. Укытучылар “Профессионаллар” чемпионатын уздыру һәм имтихан алу хокукын алды, алар экспертлар сыйфатында төрле белгечлекләр буенча белемен камилләштерде. 2022 елдан колледж укучылары инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелүче “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатында да катнаша.

Узган елның сентябреннән колледжда эшләүче тәрбия эше һәм балалар җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Альбина Солтаншина җитәкчелегендә студентлар Бөтенрусия дәрәҗәсендә үткәрелгән чараларда да бик актив катнаша.
Әйе, бүген колледжларда укучылар, чыннан да, зур мөмкинлекләргә ия. Биредә яшьләр актив тормыш алып бара, төрле конкурсларда катнаша һәм төрле яклап үсешә. Ә иң мөһиме – аларга сәнәгатьтә ихтыяҗ зур. Бүген мондый һөнәр ияләренең эш хакы югары. Димәк, аларның киләчәкләре дә якты булачак.

Гөлия Мөгаллимова.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: