Уфада яшәүче 18 яшьлек Камилла «Мама в 16» популяр телетапшыруында катнашты. Аны төшерү вакытында кызга 17 яшь була.
Камилла архитектура колледжын быел тәмамлады. Кыз үз тормышын моделинг белән бәйләргә тели, чөнки үзен матур һәм сәләтле дип саный. Камилланың егетенә 21 яшь һәм, кыз әйткәнчә, ул бик көнчел.
Камилла турындагы тапшыруны 9 октябрьдә 19:30 да «Ю»телеканалында карарга мөмкин булачак.