Башкортстан Республикасында яшьләр сәясәте — дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлеш. Аның максаты — яшьләрне социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышка ныграк җәлеп итү. Ул “Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте турында”, “Балалар, яшьләр клублары һәм үзәкләре эшчәнлегенә ярдәм итү турында”, “Башкортстан Республикасының яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” һәм башка норматив хокукый актларга нигезләнә.
Бүген республикада 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 913133 яшь кеше яши (республика халкының гомум саныннан 23 проценты). Республикада физик яктан сәламәт һәм актив буын үстерү максатында “Башкортстанда физик культураны үстерү” программасы булдырылган.
Башкортстан территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру максатында республика үзәкләре бүген төрле юнәлешләрдә эшли. Мәсәлән, яшьләр арасында деструктив күренешләрне булдырмау, яшьләр волонтерлыгын үстерү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешләрендә. Моннан тыш, республикада 58 яшьләр сәясәте институты (филиаллары һәм бүлекчәләре белән 214) эшли. Болар – яшьләр сарайлары, яшьләр клублары һәм яшьләр үзәкләре. 2100 белгеч – өстәмә белем бирү педагоглары, оештыручы-педагоглар, тренер-педагоглар, социаль педагоглар, педагог-психологлар һ.б. Яшьләр белән шулай актив эшләү, әлбәттә, тиешле нәтиҗә бирә. Үсеп килүче буын Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда, ярышларда әледән-әле призлы урыннар яулый.
– Чын күңелдән әйтәм – сез – иң яхшы яшьләр. Сез акыллы, ачык, максатчан. Без – өлкән дусларыгыз – сезне бик яратабыз һәм сезнең тормышыгыз яхшы булуын телибез, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшьләр белән очрашуда. – Шул ук вакытта без сезгә үз таянычыбыз итеп карыйбыз. Дәүләтебез, туган Башкортстаныбыз таянычы итеп. безнең кулдан байракларны кабул итеп, илебезне, республикабызны алга әйдәүчеләр итеп күрәбез сезне. Үсегез, тырышыгыз, иҗат итегез. Сезнең барлык хыялларыгыз да чынга ашачак.
Физик культура һәм спорт үсешендәге өстенлекләрне төгәл билгеләү, озак вакытлы бурычларны акрынлап тормышка ашыру, куелган максатларга ирешү ысулларын анализлау һәм тикшерү программаның төп асылын билгели. Шулай ук Уфа шәһәр округында яшьләр эшләре буенча комитет эшли, ул “Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре шәһәр округында яшьләр сәясәтен үстерү” муниципаль программасын гамәлгә ашыруда катнаша.
Яшьләр эшләре буенча комитет яшьләрне социальләштерүгә, һөнәри юнәлеш алуга һәм аларның эшкә урнашуына ярдәм итүгә, актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын тормышка ашыра. Алар арасында “Яшь гаилә”, “Уфа шәһәренең иң яхшы хәрби-патриотик клубы” конкурслары, “КУРС: Карьера. Уңыш. Үсеш. Иҗат!” КВН уеннары, “Ел волонтеры” конкурсы, Яшьләр көне уңаеннан һәм башка чаралар бар.
Күптән түгел генә Уфада мәдәният хезмәткәрләренең Яшьләр форумы узды. Проект бер мәйданда бу өлкәдә эшләүче белгечләрне җыйды һәм актуаль, кызыклы темаларны кузгатты. Форумда катнашучылар мәдәният өлкәсен үстерү, анда яшьләрне җәлеп итү һәм уникаль мәдәни проектлар булдыру өчен заманча технологияләрне һәм креатив алымнарны ничек куллану турында тәҗрибә уртаклаштылар һәм фикер алыштылар.
Башкортстан – илнең яшьләр иң күп төбәкләренең берсе. Республика яшьләр саны буенча илдә җиденче урынны били. Бездә яшьләр аерым игътибар үзәгендә. Республика җитәкчелеге дә яшьләрне кыю булырга, үз көчеңә һәрвакыт ышанырга кирәклегенә өнди. Чыннан да, бүгенге яшьләребез – республиканың киләчәге ул. Үз илен, республикасын яраткан, аның үсешенә үз өлешен керткән буын гына аның кадерен белә, киләчәген кайгыртып яши.
Гөлия Гәрәева.