-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
30 октябрь 2024, 08:57

Студент отрядлары - зур көч

Уфага Идел буе федераль округыннан меңнән артык төзелеш отряды әгьзалары киләчәк. 7-10 ноябрьдә Уфада Идел буе федераль округы студентлар отрядларының 14нче слеты узачак.

Студент отрядлары - зур көч
Студент отрядлары - зур көч

Бу - округның барлык төбәкләрендәге студентлар отрядларын берләштерүче традицион чара. Быел ул өченче хезмәт семестры кысаларында төбәк бүлекчәләре эшчәнлегенә йомгак ясау мәйданчыгы булачак

Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән: Башкортстан, Марий-Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашстан республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород, Ырынбур, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән һәм Пермь краеннан меңнән артык студент отрядлары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Катнашучылар үзләрен һөнәри конкурсларда күрсәтә алачак, төрле юнәлешләр буенча студентлар отрядлары: төзелеш отрядлары, медицина, авыл хуҗалыгы, үсмерләрнең хезмәт отрядлары һәм башкалар буенча иң яхшылар исеменә ярышачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: